Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Бездә кунакта -МЧС хезмәткәрләре.
Опубликовано: 14.06.2012
Тормыш-көнкүрештә янгыннан да куркынычрак бәла-каза юктыр ул. Аны булдырмый калу, нигездә, кешеләрнең үзләреннән торса да, кызганычка каршы, һаман да ваемсызлык күренешләре очрый бирә. Янгын чыккан очракта исә барысы да янгын сүндерүчеләрнең ашыгычлыгына һәм осталыгына кайтып кала. Бу җәһәттән Саба районы янгын сүндерүчеләре үз вазыйфаларын ничек башкаралар? Шул хакта белер өчен, районның янгыннан саклану гарнизоны башлыгы Закиров И.Г.һәм аның командасын,Шәмәрдәннән эзләү һәм коткару отрядын лагерыбызга кунакка чакырдык.
Илдар Газизуллаевич сүзләреннән аңлашылганча, янгынга каршы көрәшчеләр – үз эшләрен төптән белеп башкаручы профессионаллар. Янгын чыгу очрагы турында беренче сигнал килүгә үк, алар тулы әзерлек белән тиешле урынга барып, сүндерү чараларын күрәләр. Әмма төп максат – янгынны бөтенләй булдырмый калу, ягъни вакытында профилактика чараларын күреп, алдан кисәтеп кую. Моның өчен объектларны автомат янгын сигнализаторлары белән җиһазлау таләп ителә.
Янгын чыккан очракта янгын сүндерүчеләрнең,ничек янгын белән көрәшүләрен балалар үз күзләре белән күрде. Шәмәрдәннән төшкән коткару отряды да үз эшләре турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде.
Көннең икенче яртысында балалар өчен "Чәчәк бәйрәме"үткәрелде.Аннары бассейнга һәм 3D кинозалына экскурсиягә киттек.
К списку новостей



















