• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50
Телефон: +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90
E-Mail: G.Sab@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы
Руководитель: Шаймарданов Айнур Нургалиевич
Год основания учреждения: 1925
У нас учатся: 1026
У нас учат: 83

Новости

“Бер очрашу-бер гомер”

Опубликовано: 30.09.2016

Бүген, 30 сентябрь көнне, Саба гимназиясендә ветеран укытучыларга багышланган “Бер очрашу-бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.  Чара театраль тамаша белән башланып, җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Гомерләре буе хезмәттә кайнап, тормыш авырлыкларын иңнәрендә күтәреп, гимназия данын район, республикакүләм  танытуда зур өлеш кертеп, лаеклы ялга кадәр намуслы хезмәт иткән ветераннарга рәхмәт сүзләренә кушылып түбәндәге теләкләр яңгырады: 

...Туган якның ал таңнары сезгә

Бүләк иткән күңел аклыгын.

Юлдаш итеп сайлагансыз яшьтән

Челтерәп аккан чишмә сафлыгын.

Вөҗдан күзе белән карагансыз 

Тормыштагы һәрбер мизгелгә.

Күпме изге гамәл энҗе булып

Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянгансыз,

Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез.

Чор сулышын ачык тоемлаучы

Зыялы һәм затлы кеше сез.

Сезгә карап сокланабыз һәрчак

Күңелләрдә туа горурлык.

Рәхмәт сезгә, әле ярый сез бар

Безгә үрнәк булып торырлык...

    Гомумән, бәйрәм концерт карау белән генә чикләнмәде. Укытучылар җылы әңгәмә корып, бер-берсенең хәл-әһвәлен сорашып, тормышлары белән кызыксындылар. Бүгенге очрашу һәркемнең күңелендә онытылмаслык матур хәтирә булып сакланыр. Бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти тормышта да өлкәннәрнең, якыннарның  кадерен белеп, күрешеп яшик. Юкка гына халык: “Җир астыннан юллар ябык, исән чакта күрешик” , - димәгән. Исән-сау,сәламәт булыйк.



К списку новостей