Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Нәүрүз бәйрәме мөбәрак булсын
Опубликовано: 26.03.2012
Әйдә кояш, сип нурыңны
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм
Нәүрүз бүген бездә.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде.
Нәүрүз - яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бу табигатьтә чын - чынлап яз башланган көн.
Буген 26 нчы март көнне 5-6 нчы сыйныф укучылары белән гимназиябез стадионында "Карга боткасы" бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмне Сабабызның ак әбисе Сания апа Нурисламова ачып җибәрде. Ул нәүрүз бәйрәме, бәйрәмне үткәрү йолалары турында балаларга аңлатты, укучыларны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде.
Ботка пешкәнче укучылар саф һавада татар халкының милли уеннарын ("Гөлбану”, "Ал кирәк, гөл кирәк”, "Биш парлы”) уйнадылар. Шулай ук күңелле стартлар оештырылды. Әлеге уеннарда укучылар бик теләп катнаштылар. Ботка пешеп чыккач барыбызда казан янына җыелдык, тәмләп ботка ашадык.
Әлеге бәйрәм укучыларга бик ошады, һәммәсе күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Нәүрүз бәйрәме мөбәрак булсын,
Яз саен кабатланып торсын.
К списку новостей



















