Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Новости
Безнекеләр - сынатмый!
Опубликовано: 22.03.2012
18 март көнне безнең гимназиянең "Саба” командасы Казан каласында узган ШТК (шаяннар һәм тапкырлар клубы) уенында катнашып, финалга үтте. Казандагы 14 мәктәп арасында районнан бер генә команда катнашты, ул да булса – безнең "Саба" командасы. Финалда уйнарга лаеклы дип, 8 команда табылды.
Командаларга килгәндә, конкурентлар чыннан да бик көчле иде. Һәр команданың да чыгышы саф татар телендә, юморга бай мәзәкләре белән истә калды. Безнең укучыларыбыз да бу уенга бик ныклап әзерләнделәр. Үзләренең булган сәләтләрен тамашачыларга күрсәтә алдылар.
Дәресләрдән соң калып, кичкә кадәр репетицияләргә йөрүләр, бәхәсләшә – бәхәсләшә төрле темаларга фикер алышулар, бер дә юкка гына китмәде. Бердәм булып, зур тырышлыклары өчен аларга афәрин диясе килә.
Апрель аенда безне финал уеннары көтә. Кайсы команда беренчелекне алыр, кем лаеклы дип табылыр, монысын инде алдагы уен күрсәтер. Ә без, "Саба” командасына, бик зур уңышлар теләп калабыз. Киләчәктә дә сынатмагыз дибез!
К списку новостей



















