Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1026 |
| У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>
-
Биләрдә “Сәләт” Форумы 10.07.2012

Халыкара "Сәләт” Форумы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе нигезендә, быел 2012 елның 4 июленнән алып 9 июльгә кадәр тарихта беренче тапкыр Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында 3000 кеше катнашында "Сәләт” Халыкара яшьләр укыту форумы үтте. 1996нчы елдан алып Фестиваль Биләр дәүләт тарихи-архитектур музей тыюлыгында уздырыла. Ә 8нче июль көнне Форумда 5000гә якын кеше катнашты, 7-10 сыйныф укучыларыннан торган 45 районнан килгән район, республика, региональ һәм Россия күләмендә предмет олимпиадаларында һәм конкурсларда, смотрларда, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә катнашучылар, лауреатлар очрашты. Чараның хөрмәтле кунагы - Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Миңнеханов.
-
Чыгарылыш кичәсе 27.06.2012

Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә. -
9 нчы сыйныф укучыларынын чыгарылыш кичэсе! 27.06.2012

2011-2012 нче уку елында гимназиядэ 9 нчы сыйныфны 94 укучы тэмамлады.Алар барысы да дэулэт йомгаклау аттестациясен унышлы тэмамлап, кулларына аттестат алдылар. 25 нче июнь конне чыгарылыш кичэсе уткэрелде, бэйрэмгэ эти-энилэр дэ килде. Еллык нэтижэ буенча барлык фэннэрне хэм имтиханнарны бары "5" билгелэренэ генэ узлэштергэн 5 укучыга узгэ формадагы аттестат (аттестат с отличием) тапшырылды.
-
Лагерь белән саубуллашабыз. 23.06.2012

Олы бәйрәм бүген бездә,
Кояш шуңа йөзебез,
Моңсу бераз күңелебез.
Лагерь белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
-
Капитальный ремонт-2012 23.06.2012

22.06.2012г. глава района Р.Н.Минниханов ознакомился с ходом ремонтно-строительных работ в гимназии.Были высказаны замечания и предложения в адрес генподрядчика ооо "Акташ".Также были приняты решения по конструкции крыши спортзала и интерната,по видам дополнительных работ,в т.ч. по плану изменения главной передней площадки.
-
Кирәкми безгә сугыш! 23.06.2012

Минем бабай капитан
Германиядән кайткан .
Утлар - суларны кичкән ,
Берлинга барып җиткән .
-
Светофорның өч күзе. 22.06.2012

21.06.12.Балалар бүгенге көнне дә бик файдалы һәм кызыклы итеп үткәрделәр.Көннең беренче яртысында,ГАИ хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Светофорның өч күзе" дигән спектакль карадылар.Тамаша барышында бик күп юл йөрү кагыйдәләре искә төшерелде,балаларның белеме барланды.Балалар өчен шундый тамаша оештырган ГАИда эшләүче абыйларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез,эшләрендә уңышлар телибез.
Ә төшке аштан соң ,төрле спорт уеннары уйнадык. -
Халык йолалары- рухи байлыгыбыз. 21.06.2012

20 июнь көнне гимназиябез стадионы шау-гөр килеп торды.Ял итүче балалар өчен оештырылган Сабантуй бәйрәмендә һәркем актив катнашты.
-
Юные инспектора движения. 20.06.2012

19 июнь көнне,"Шатлык"лагерына йөрүче балалар ГИБДД(ГАИ) оешмасына экскурсиягә бардылар.Алар анда бүлекчәнең эш тәртибе,инспекторларнын вазифалары белән таныштылар.Юл инспекторы булып балалар үзләре дә эшләп алдылар.Кызганычка каршы,куркынычсызлык каешын эләктермәүче,җәяүлеләр юлында туктамаучы,үзе белән документларын йөртмәүче абый-апалар очрап торалар икән юлда.Балалар тәртип бозучыларга киңәшләрен бирделәр. Соңыннан гимназия стадионында велосипедчылар ярышы булып узды.
-
Лагерь көндәлеге.2012 ел -тарихи-мәдәни мирас елы. 19.06.2012

Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнехановның 24 нче январьда чыккан Указы белән 2012 нче ел «Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы» дип игълан ителде. Ул Республика территориясендә яшәүче халыклар вәкилләренең тарихи, рухи традицияләрен, мәдәният һәм телләрен саклау, үстерү мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, тарихи объектларны торгызу, яңарту, популярлаштыруга ярдәм итү максатларында шулай дип белдерелде.
18 июнь көнне, музейга һәм китапханәгә экскурсиягә бардык.Анда Саба тарихы турында тынладык,борынгы әйберләрне карадык.Ә аннары мәчет артындагы елга буенда урнашкан чишмәләрне чистарттык.Төшке аштан соң "Сабам минем гүзәл җирем" дип аталган "Могҗизалар кыры" уенын уйнадык. Көн бик күңелле үтте.



















