Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная, д. 50 |
| Телефон: | +7(843)-622-37-90;+7(843)-622-34-90;+7(843)-622-40-91;+7(843)-622-30-90;+7(843)-622-47-90 |
| E-Mail: | G.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия» п.г.т. Богатые Сабы |
| Руководитель: | Шаймарданов Айнур Нургалиевич |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 1032 |
| У нас учат: | 83 |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Гимназия п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Акция "Памятник" 23.04.2015

В преддверии подготовки к 70-летию Победы учащиеся нашей гимназии проводят различные акции и мероприятия. Сегодня в рамках акции Весенней недели добра волонтеры и группа "СМС дети" провели акцию "Памятник". На территории гимназии находятся памятник Павлу Корчагину, поставленный в память о присвоении в 80-х годах пионерской дружине имени Н.Островского и бюст Герою Советского Союза, Герою войны- Гали Закирову. Также облагородили территорию, где находится памятник воинам -афганцам, протерли стеллу где записаны имена воинов. Вечная память героям! Ваш подвиг мы не забудем!
- Весенняя неделя добра 22.04.2015 Сегодня, 22 апреля, в рамках акции Весенней недели добра, работники социальной службы «Балкыш» Багманова Энже Фиргатовна и Зиннатулина Алсу Шамилевна провели внеклассное мероприятие о доброте и зле. Учащимся 2г класса показали презентацию, провели викторину на определение положительных и отрицательных героев мультфильмов и сказок. На практической части мероприятия дети сделали отпечатки своих рук и красиво ее разукрасили. Мероприятие прошло ярко, интересно и познавательно.
-
«Сэлэтле балачак- ометле килэчэк» 22.04.2015

В эти дни в районном доме творчества проходит фестиваль детского творчества «Сэлэтле балачак- ометле килэчэк». Хореографический коллектив «Сэйлэн» под руководством Гарраповой Г.Х. успешно выступив в двух возрастных группах с танцами « Мы матросы варим кашу» и «Веселая уборка» завоевала первые места. Поздравляем коллектив «Сэйлэн» и руководителя Гаррапову Г.Х. Желаем дальнейших успехов!
-
“Сәләт” КВН лигасы 21.04.2015

20 апрель көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы “Сәләт” яшьләр үзәгендә “Сәләт” КВН лигасы АЧЫК КУБОК фестивале үтте. 10 класстан Идрисова Алина, Гилязеев Алмаз, Вафина Адилә, Минапов Ришат, Новикова Лена катнашты. Җитәкчеләре Гатауллина Рәзинә Илдус кызы белән 18-19 апрель көннәрендә тырышып, бөтен көчне куеп әзерләнделәр. Казанда 20 апрель көнне уен булды. Бу уенда бик көчле командалар бар иде. “Биш бармак” , “Татар ТИМ”. “Әйдәманнар җыелма командасы”, “Әфәрин”, “Мандарин командасы”, “Рига” “ Тәпти” һәм без Байлар Сабасыннан “ Уңышлы джентльменнар” командасы булдык. Шундый зур сәхнәдә катнашу безнең өчен горурлык булды. Без 3 урын алдык. Бу безнең өчен зур шатлык булды. Балалар бик сөенделәр, шатлыклары күңелләренә сыймады. Без булдырдык, ӘФӘРИН!!!!
-
“Әкияттә-кунакта” 21.04.2015

Гимназиябездә башлангыч сыйныфлар айлыгы дәвам итә.
20нче апрель көнне 2нче сыйныфлар арасында “Әкияттә-кунакта” дигән викторина үткәрелде. “Тапкырга-табышмак”, “Антоним сүзләрне табу”, “Фонетика тавы”, “Артык сүзләрне тап” һ.б. биремнәр аша укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар. Викторина ахырына жюри нәтиҗә ясады, урыннар билгеләде.
I урын-2б,2а
II урын-2в
III урын-2г.
Бу викторина файдалы да, кызыклы да узды. Укучылар шат күңел, күтәренке кәеф белән кайтып китте. -
Объявление 20.04.2015

Всем! Всем! Всем! Сабинская гимназия приглашает воспитанников подготовительных групп и их родителей на День Открытых Дверей, который состоится 24.04.15 в 16.00. по адресу: ул.Школьная,50
-
Кошларны каршылау 18.04.2015

Вакыт дигәнең сизелми дә уза да китә. Әле кайчан гына салкын кышка аяк баскан булсак, бүген инде бар җиһанны кояш нурлары иркәли. Табигать язга аяк басты. Озакламый бар дөнья җанланыр: агачлар яфракка бөреләнер, беренче чәчәкләр-умырзаялар калкып чыгарлар,җылы яктан кошлар кайтыр. Кошлар дигәннән, бүген 18 апрель көнне 4 А сыйныфы укучылары, укытучылары Ибраһимова Нурфия Фәсхетдин кызы белән берлектә өстәмә белем бирү дәресендә мәктәп бакчасына чыгып, кош оялары куйдылар. Бу дәреснең төп максаты: укучыларның кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү,бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде. Балалар дәрестә төрледән-төрле кош оялары ясап, җимнәр әзерләделәр. Бакчага чыгып, үз ояларын кую укучыларга аеруча ошады. Саф һавада уздырылган дәрес файдалы да, кызыклы да узды. Һәркем шат күңел, күтәренке кәеф белән кайтып китте. Кошларга, гомумән, барлык тереклеккә, җан иясенә һәрвакыт игътибарлы булсак иде.
-
Мониторинг знаний 18.04.2015

Сегодня,18.04.2014 в гимназии прошли мониторинговые исследования знаний обучающихся 10-х классов по русскому языку совместно с компанией ABBYY. В исследованиях участвовали 41 учеников 10-х классов гимназии. Работа проводилась в тестовой форме. Результаты исследования будут известны 22 апреля
-
Әбием сандыгы 18.04.2015

Әбием сандыгы.
Кичә,17 нче апрельдә, Балалар иҗат үзәгендә XV Районкүләм «Сәләтле балачак – өметле киләчәк” дип исемләнгән балалар иҗаты фестиваль-конкурсы үткәрелде. Корбанова Айсылу Рәис кызы җитәкчелегендәге “Мизгел” театр түгәрәгенә йөрүчеләр бу бәйгедә I урынны яулап кайттылар. Хәзерге вакытта бәйгенең гала-концертына әзерләнәләр. 4 нче сыйныф укучылары “Әбием сандыгы” дип исемләнгән фольклор номинациясендә сәләтләрен югары дәрәҗәдә тамашачыга җиткерделәр. Катнашучыларның төп максаты: 1) Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү,2) укучыларның сөйләм телен камилләштерү,3) Туган якка мәхәббәт, хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләүгә нигезләнгән иде.
Кыскача эчтәлеккә килгәндә, гомер буе авылда яшәгән Акъәбине язмыш шәһәргә алып китә. Әмма карчык мондагы мөхиткә ияләнә алмый. Ул туган иленең җәелеп яткан хәтфә болын-кырларын,челтрәп аккан чишмәләрен, шаулап үскән урманнарын, тунан җиренең ямьле бәйрәмнәрен , гөнаһсыз балаларын сагынып, күңелле мизгелләрен матур хатирә итеп искә ала. Әбинең уйлануларын укучылар аулак өй күренеше итеп сәхнәләштерделәр. Конкурсантлар татар халкы элек-электән яратып башкарган “Түбәтәй”, “Тукмак тәгәрәтү”, “Йөзек салыш” уеннарын уйнадылар, әбинең гомер буе җыйган хәзинәсен – күңел сандыгын ачып дару үләннәрен, чигелгән алъяпкыч-кулъяулыклар,күкрәкчә, көмеш алка-чулпылар, бабаларыннан калган укалы түбәтәйне сокланып алып карадылар. Үләннәрнең шифасы турында шигырьләр сөйләп, әңгәмә кордылар. Балаларга аеруча “ Башы телемдә-ахыры төендә” дип аталган туган якка багышланган мәкаль әйтү ошады. Шулай ук укучылар табышмакка җавап эзләүдә дә сынатмадылар. Акъәбинең оныклары үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр: Фәннүр - курайда, Нәфис – баянда өздереп уйнаса, Нәргизә белән Илзирә биеделәр, Айзат белән Ләйсән сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, ә Азат исә татар халык җырын югары дәрәҗәдә башкарды. Гомумән, бүгенге бәйгедә укучылар бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар, туган җирнең кадерен тагын да ныграк белергә,гореф-гадәтләрне сакларга өйрәнделәр. Мондый төр конкурслар күбрәк уздырылсын, укучылар тагын да зуррак үрләр яуласын иде дип теләп каласы килә. -
"Удачные джентельмены" в лиге КВН "Сэлэт" 18.04.2015

С 18 по 20 апреля команда КВН "Удачные джентльмены" (руководитель Гатауллина Р.И.)будут участвовать в Кубке Лиги КВН "Сэлэт". С 2013 года в РТ была организована открытая учебная Лига КВН, участниками игры стали команды КВН со всей Республики. В 2012 году наша команда (рук.Гайфуллина А.Ш.) уже побеждала в лиге КВН и привезла Кубок. Желаем нашей команде и в этом году удачной игры!



















