Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Яңалыкларыбыз
Сау бул, башлангыч!
Опубликовано: 01.06.201631 нче май көнне мәктәбебездә 4 нче сыйныф укучылары өчен “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип исемләнгән, башлангыч мәктәп белән хушлашу кичәсе үткәрелде. Укучылар, 4 ел буена шатлыклары да , борчулары да уртак булган сыйныф җитәкчеләре - Хаҗиева Рәмзия апаларына чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Ә укытучылары үз чиратында аларга изге теләкләрен теләде:
“Кадерле укучыларым! 4 ел сизелми дә үтеп китте. Бүген сезнең өчен башлангыч мәктәп белән саубуллашу кыңгыравы чыңлады. Сезне чын күңелемнән шушы иң истәлекле, шатлыклы көнегез белән тәбрик итәм. Инде сез горурланып, “Без инде зур үстек, бишенчегә үк күчтек!” дип әйтә аласыз. Сезне бу зур уңышыгыз белән чын күңелемнән котлыйм. Сез һәрвакыт минем ышанычымны акладыгыз. Киләчәктә сезгә тагын да зур уңышлар телим. Үзегезне һәр җирдә үрнәк тотыгыз, укыткан укытучыларыгызны беркайчан да онытмагыз!”
Бик зур бәйрәм безнең өчен бүген,
Ләкин саубуллашу түгел, газиз мәктәбем.
Көзләр җитү белән кулга чәчәк тотып,
Килеп тә җитәрбез без тагын!" - дип, җавап бирделәр укучылар.
К списку новостей










