Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
Эвакуация. 25.10.2011

25 октябрь көнне пожар куркынычсызлыгы буенча өйрәнү максатыннан эвакуация узды. Укучыларның, укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең эвакуация планы белән таныш булуларын аларның тиз арада эвакуацияләнүләре раслады.
-
Велосипед ярышы. 17.10.2011

15 нче октябрь көнне районыбызда велосипед ярышы булып узды. Безнең мәктәптән Акберова Римма Ильгамовна 18-30 яшьлек хатын-кызлар арасында 2 урынны алды. Котлыйбыз!!!
-
Көзге табигать. 11.10.2011

Кояшлы матур көннәр торуыннан файдаланып башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.Укучылар көзге яфраклардан төрле аппликацияләр ясадылар.
-
Спорт ярышлары дәвам итә. 10.10.2011

8 нче октябрь көнне физкультура укытучысы Габдрахманов Р.Ш. җитәкчелегендә 10-11 сыйныф егетләре Шәмәрдәндә үткән баскетбол ярышында катнаштылар.
-
Күңелле стартлар. 08.10.2011

Укытучылар көне быел яңача формада үтте. 8 октябрь көнне районыбыз спорт сараенда мөгаллимнәребез төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар, күңелле чараларда катнаштылар. Бәйрәмегез белән хөрмәтле укытучылар!!!
-
"ВАТАН"конкурсы.
07.10.2011
6 октябрь көнне районыбызда 11 республика районнарын берләштергән "ВАТАН" конкурсының 2нче туры булып узды. "Вокал - соло" номинациясендә Алмаз Шакиров чыгыш ясап дипломант исеменә лаек булды. Алмазны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
ГТО нормалары тапшырдык. 06.10.2011

5 октябрь көнне мәктәбебез укытучылары укучыларның бәйрәм концертыннан соң ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2011

Тау-ташларны бергә актарабыз
Менгән чакта белем үренә
Ходай сезгә мең сабырлык бирсен
Өйрәткәндә аның серенә.
Сезнең хезмәт мактауга бик лаек
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга
"Укытучы" сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга.
Бүген Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бик күңелле чара уздырылды. Ветеран укытучыларыбызны кунакка чакырдык.Бәйрәм концерты бик күңелле булды.
-
Әбиләребезне кунакка чакырдык.
04.10.2011
1990 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы карары белән игълан ителгән Халыкара Өлкәннәр көне ел саен ветераннарга гомуми хөрмәт билгесе астында уза. Төрле илләрдә төрлечә үткәрелсә дә, максаты бер – өлкәннәрне олылау, аларга хөрмәт күрсәтү, олы тормыш тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү, аралашу көне. Яшь буынның бурычы – ветераннарга һәрвакыт игътибарлы булу, аларда яшәүгә өмет-ышанычны сүндермәү. Октябрьнең беренче декадасы- өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлеге итеп игълан ителде. Шул уңайдан бүген без әбиләребезне кунакка чакырдык. Барлык әбиләрнең дә кадер-хөрмәттә, кайгы-хәсрәт күрми саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыкта гына гомер кичерүләрен телибез!
-
Парламент дәресе.
30.09.2011
Бүген мәктәбебездә "Мин-бала.Мин-гражданин" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Файзрахманова Нуркыя Мухаметхановна үткәргән дәрестә укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.










