Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
| E-Mail: | Evlashtau.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
| Год основания учреждения: | 2000 |
| У нас учатся: | 58 обучающихся |
| У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Җәйге лагерьда 5 нче көн. 05.06.2024

5 июня-Всемирный день охраны окружающей среды.
5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне. Бүген күп чаралар табигать кочагында үтте.
Җәйге лагерь үз эшен күңелле генә дәвам итә. Балалар “Кояшкай”да бик күңелле ял итеп, тәмле ризыклар ашап сәләмәтлекләрен ныгыталар. Бүген дә кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы чаралар үткәрелде. Үзебезнең мәктәп укучысы Галиахметов Рәдис авылыбызда КФХ (мөгезле эре терлек) ачты. Балалар фермадагы эшчәнлек белән якыннан таныштылар. Аннан соң көнебез болында дәвам итте. Экологик викторина да күп мәгълүмат бирде.
Балачак чоры – ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр – нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә. Шушы шытып чыккан “яшь үсентеләр” - шәхесләр өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. Көндезге аштан соң Фәйрүзә Нурисламовна “Әхлак тәрбиясе-күңел хәзинәсе” исемле чара үткәрде.. Көннең үткәне сизелмәде дә. Балалар иртәгеңә кадәр саубуллашып өйләренә таралыштылар. -
Җәйге лагерьда 4 нче көн. 04.06.2024

Бүгенге көнебез дә көндәгечә күтәренке кәеф белән башланып китте. Көннәр дә бик матур. Кояш үзенең җылысын жәлләмичә мулдан өләшә. Көндезге ашка кадәр Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда сәяхәттә булдык. Уен мәйданчыгында да рәхәтләнеп уйнадылар. Кондезге аштан соң "Бәхетле очрак" уены оештырылды. "Россия бөркетләре" өстәл уены уйнадылар. Шулай итеп көнебез сизелми генэ үтеп тә китте.
-
Җәйге лагерьда 3 нче көн 03.06.2024

Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт.
Бүген, 3 июнь көнне “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсе оешмаларына сәяхәт оештырылды. Бүгенге көндә алар печән чабу техникаларын ремонтлау, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә. Ватылып кайткан техникалар тиз арада ремонтлап җибәрелә. Бу турыда аларга инженер Нуруллин Илдар абыйлары сөйләде. Ашханәдә алар өчен кайнар аш әзерләнә. Балалар андагы эшчәнлек белән дә таныштылар .Ә иң ошаган урын нәни бозаулар торагы булды. Һәрберсе янына килеп, яратып, сөйләшеп тә алдылар.Сәяхәтебез мөгезле эре терлек торагында тәмамланды. Сәяхәттән кайткач, көннең калган өлеше яңа балалар хәрәкәтен өйрәнүгә багышланды. Алдынгылар хәрәкәтенең берничә максаты бар. Беренчесе – ил белән бергә булу, яшьләрнең туган җирен, туган илен яратуын формалаштыру. Яшь буынны башкаларның хис-кичерешләрен аңлаучы һәм хөрмәт итүче кешеләр итеп тәрбияләү. Бергә булу: коллективта бер-береңә һәм, гомумән, янәшәдәгеләргә ярдәмчел булуга игътибар юнәлтү. Хәрәкәттә булу: хәрәкәттә булган кеше укырга да, актив яшәү рәвеше алып барырга да җитешә. Беренче булу үз юнәлешеңдә иң яхшысы булырга омтылуны аңлата. Балалар 2 төркемгә бүленеп 4 станциядә белемнәрен сынадылар.
Аннары авылыбыз мәчетенэ экскурсия оештырылды. Галиәхмәт хәзрәт мәчетебез тарихы, дини әхлак турында сөйләде.Һәр бала белгән догаларын укып күрсәтте. -
Хезмәт һәм ял лагере 03.06.2024

-
Авылыбыз мәчетенә экскурсия 03.06.2024

-
Җәйге лагерьда 2 нче көн 02.06.2024

Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болында хуш ис, төрле-төрле күбәләкләр чәчәктән-чәчәккә кунып куышып уйныйлар. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрый. Болында үсүче чәчәкләр, куаклар белән танышкач, балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында җырлы-биюле бирнә җыю йоласында катнаштык. Көнебез күңелле үтте.
-
Бирнә җыю 02.06.2024

-
Җәйге лагерьда 1 нче көн 01.06.2024

Халыкара балаларны яклау көне.
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу .Бу-безнең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагереның башланган көне.
Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Алар төрле ярышларда көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр.
Кадерле балалар! Балачагыгыз күңелле, сөенечле мизгелләргә бай булсын. Җәйге ялларыгызның файдалы һәм мавыктыргыч узуын телибез. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз, балалар! -
Психолого-педагогическая служба "Семицветик" Сабинского муниципального района 31.05.2024

Психолого-педагогическая служба "Семицветик"
Электронный адрес: ppmstsentr@list.ru
Телефон: +7(843)-622-20-15
-
Родительский контроль 22.05.2024

22 мая 2024 г в МБОУ "Евлаштауская СОШ" состоялся родительский контроль за организацией горячего питания обучающихся. Школьное меню и организация питания отвечают всем требованиям и нормам. Замечаний к организации питания нет.










