Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Галихузина Гульназ Фаридовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Сюжетлы рольле уеннар 24.12.2019

Сюжетлы уеннарны балаларга өйрәтү мөмкинлекләре зур, Һәм тәгъдим ителгән ситуацияләрдә балалар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәтән, балаларның шөгыль белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. (Солтанова Г.Г)
-
" Балалар остаханәсе" 22.12.2019

" Кышкы могҗизалар" атналыгы мәктәпкә әзерлек төркемендә күп төрле эшчәнлекләр аша оештырылды. Рәсем, әвәләү шөгылләрендә кыш турында рәсемнәр ясалса, сөйләм телен үстерүдә исә картина буенча, үз тәҗрибәңнән чыгып сөйләү эшчәнлеге үткәрелде. Матур шигырьләрне бик кызыксынып өйрәнделәр. Ә атналыкны йомгаклау көне исә чын мәгънәсендә " Балалар остаханә" сенә әйләнде. Алар кыш , яңа ел темасына багышлап төрле сыннар әвәләделәр. Әлеге эш зур оешканлык һәм иҗади шартларда үтте.
-
“Чыршы уенчыклары” 15.12.2019

Беренче кечкенәләр төркемендә балалар уз куллары белән ясаган уенчыкларны яңа ел могҗизалары дип әйтми мөмкин түгел! Кул астында салфеткалар чыршы уенчыгына әверелде.Әлеге балалар белән ясаган уенчыклар торкемебездә урнаштырылган чыршыны бизәячәк. (Тәрбияче :Солтанова Г.Г)
-
"Кыргый хайваннар" 13.12.2019

Атналык теманы йомгаклап, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән “Кыргый хайваннар” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү, аларның тышкы билгеләре, яшәү рәвешләре турындагы белемнәрен баету, фикер йөртү алымнарын үстерү максат итеп куелды.
-
«Мультфильмнар илендә» 09.12.2019

Балалар белән мультфильмнар карауны оештырабыз,урындыкларга бик яратып тезелешеп утыралар. Мультфильмнар ярдәмендә балалар әйләнә- тирә доньяны танырга ойрәнәләр,шатлыклы хисләр,уңай эмоцияләр тәрбияләнә.Тэрбияче: Ахтямова Р.М
-
"Светофор бездэ кунакта" 05.12.2019

Хэзерге заманда балалар иминлеген саклау - ин топ бурычларбызнын берсе. Бакчабызда балаларга юл йору кагыйдэлэрен ойрэту максаты кондэлек планга кертелэ, алар белэн тэрбияви чаралар еш уткэрелэ. Буген икенче кечкенэлэр торкеме балалары эле кечкенэ булуларына карамастан бик горур рэвештэ инспекторлар Ильнур абыйлары хэм Гузэл апалары белэн очраштылар. Килгэн кунакларыбыз балаларны узлэренен истэлекле булэклэре белэн соендерделэр.
Гараева М.М.
-
«Кунакка матрешка килде» 02.12.2019

Нәниләрнең сенсор мөмкинлекләрен үстерүдә матрешка белән уеннар зур урын алып тора. Балалар башта матрешка белән танышалар, анын катлы -катлы булуына аптырыйлар. Аннары тырышып-тырышып сүтеп җыярга өйрәнәләр.
-
" Күңел җылым әнием синең өчен" 30.11.2019

Әниләр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркемендә " Күңел җырым әнием синең өчен" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Кичә балаларның матур шигырьләре, җырлары, биюләре белән үрелеп барды. Үз чиратларында әниләр белән дә төрле кызыклы уеннар үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле шартларда әниләребез башкаруында " Кояш гомере" җырын җырлау белән тәмамланды. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
" Әниләр көч сынаша" 30.11.2019

Әниләребез " Көйне таны " уенында көч сынашып үзләренең ни дәрәҗәдә балалар яратып карый торган мультфильмнарны белүләрен ачыкладылар. (Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Әниемә бүләгем 30.11.2019

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары күңел җылысын кушып ясаган бүләкләрен биреп әниләрен сөендерделәр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).









