Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 144 |
| У нас учат: | педагоги - 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Әбиемнең серле сандыгы.
14.03.2014
Безнең ата-бабаларыбыздан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе – халыкның өс киеме.Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган. Татар осталары камиллек, нәфислек, затлылык һәм зәвыклылык үрнәге булырлык бик күп гүзәл әсәрләр иҗат итеп калдырган. Безнең бурыч – шуларны балаларга аңлаешлы итеп җиткерү, балаларда милли киемнәргә, бизәнү әйберләренә кызыксыну, аларның үзләренә генә хас булган нәфис бизәлешенә, уңайлылыгына соклану хисләре тәрбияләү.
“Әбиемнең серле сандыгы” темасын йомгаклап, бүген зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балаларының әти-әниләр белән берлектә ясалган “Кием кешене бизи” дигән рәсем күргәзмәсе оештырылды.
-
Су-джок терапия при коррекции речевых нарушений 13.03.2014

Хорошо развитая речь – важнейшее условие всестороннего полноценного развития детей. Чем богаче и правильнее у ребенка речь, тем легче ему высказывать свои мысли, тем шире его возможности в познании окружающей действительности, содержательнее и полноценнее отношения со сверстниками и взрослыми, тем активнее осуществляется его психическое развитие.
-
«Кояш гомере телим мин, Әнием, сиңа!» 07.03.2014

Бүген Әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана!
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар!
Бу атнада төркемнәрдә 8 Март – Халыкара хатын кызлар көненә карата бәйрәм кичәләре булып үтте. Бәйрәмчә бизәлгән залда балалар әниләрне, әбиләрне бәйрәм белән котладылар: матур теләкләрен җиткерделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әкиятләр сәхнәләштерделәр. Кунак булып килгән әниләр, әбиләр дә бәйрәмдә актив булдылар: җырладылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм кичәләре күңелле, күтәренке рухта үтте.
-
Без информатика өйрәнәбез! 04.03.2014

Безнең мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары мәктәпкә барырга ныклап әзерләнәләр. Атнага ике тапкыр Голнара Равилевна җитәкчелегендә информатика фәнен өйрәнәләр, компьютер серләренә төшенәләр.
-
“Воспитатель года – 2014” 03.03.2014

Ежегодно среди педагогов дошкольных образовательных учреждений проводится профессиональный конкурс “Воспитатель года”. Основными целями конкурса являются развитие и совершенствование системы дошкольного образования, пропаганда и распространение инновационных подходов к организации работы с детьми дошкольного возраста. В районном этапе конкурса приняла участие и воспитатель нашего детского сада Хайрутдинова Гульнур Махмутовна. Сегодня в детском саду №1 “Шатлык” Гульнур Махмутовна с детьми старшей группы членам оргкомитета конкурса представила открытую непосредственно образовательную деятельность на тему “Ямьле яз килә”. Поздравляем Гульнур Махмутовну с успешным проведением образовательной деятельности! Желаем дальнейших творческих успехов в работе!
-
Котлыйбыз!!! 01.03.2014

Хөрмәтле хезмәттәшләребез!!! Март аенда туган көннәре булган Гөлнур Широва , Гөлчирә Хабибуллина, Әлфия Галиева, Фәрхәнә Гарифуллина. Сезне туган көнегез белән котлыйбыз. Сезгә зур уңышлар, бәхет, шатлык телибез.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән
Котлы булсын туган көнегез
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен
Шау бәхеткә тулсын өегез
Бүлешәбез барлык шатлыкларны,
Бөтенебез бергә җыелып.
Гомерегезнең олы вакыйгасы
Күңелләрдә калсын уелып.
-
“Исәнме, кояш!” 28.02.2014

Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп, кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә!
Кышның салкыннарыннан соң язны сагынып көтеп алабыз. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләре тәрбияләү, табигатьтәге бәйләнешләрне аңлата белү күнекмәләрен камилләштерү, әйләнә-тирә дөньяга эстетик мөнәсәбәт формалаштыру, яз турында белемнәрен мөстәкыйль эшчәнлектә иҗади куллана белү күнекмәләрен үстерү максатыннан балалар белем бирү эшчәнлекләрендә, күзәтүләр, уеннар вакытында яз турында эндәшләр, тизәйткечләр, мәкальләр, әйтемнәр, сынамышлар өйрәнделәр.
Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
Язгы көн ел туйдыра.
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2014

1999 нчы елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКО әгъзалары булган илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итә. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Балаларның игътибарын телләрне саклау, үстерү мәсъәләләренә юнәлтү йөзеннән төрле ачык чаралар, интеллектуаль уеннар, әңгәмәләр үткәрелә. Бүген безнең балалар бакчасында да Туган тел көненә карата чара үткәрелде. Балалар белән уеннар оештырылды, уртанчылар төркеме балалары “Өч кыз”дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерделәр.
-
Конкурс "Радуга открытий" 20.02.2014

Мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе Шәрәфетдинова Фәимә Гәбделбәр кызы "Радуга открытий" дигән Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнашып, Сертификатка ия булды.
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 18.02.2014

Үскәч содат булырмын
Әтием кебек мин дә.
Аның кебек тырышып
Зарядка ясыйм көн дә.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көненә карата әтиләр, бабайлар, абыйлар һәм балалар катнашында күңел ачу кичәсе булды. Балалар чыгышы әтиләр һәм бабайларның уеннарда катнашулары белән үрелеп барды.









