муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
30 август - Татарстан Республикасы көне 27.08.2021

30 август - Республика көне уңаеннан бакчабызда "Мин яратам сине - Татарстан" исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Балалар туган ягыбыз Татарстан турында шигырь, жыр башкардылар, күңелле ял иттеләр.
-
Үзара тәҗрибә уртаклашу 24.08.2021 Балаларның математик күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен үстерүдә яңа алымнар кулланып эшләве белән тәрбияче Сунгатуллина Айсинә Ринат кызы август кинәшмәсенең секцион утырышында чыгыш ясады, эш тәҗрибэсе белән уртаклашты.

-
Саба районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 24.08.2021 Татарстан Республикасы Саба муцинипаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кургәзмәсен оештыруда катнашып балалар бакчалары арасында 3 урынга лаек булдык

-
Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе - 2021. 24.08.2021

МБМБУ Саба 1нче "Шатлык" балалар бакчасы коллективы 2021 ел - фән һәм технологияләр елы уңаеннан ЛЕГО конструирование, робототехника белән күргәзмәдә катнашты.
-
"Сәламәтлек - табан астыннан башлана" 20.08.2021 Бүген районкүләм тәрбиячеләр өчен үткәрелгән август киңәшмәсенең секцион эшчәнлеге барышында физик тәрбия бирүче тәрбияче Әүхәдиева Н. Ә. "Сәламәтлек - табан астыннан башлана" темасына тәҗрибә уртаклашып чыгыш ясады. Балаларның сәламәтлекләрен үстерү, ныгытү өлкәсендәге эш алымнары белән таныштырды.

-
“Туган ягым чишмәләре” 19.08.2021 19 август көнне район китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапханәсе белән берлектә, “Саф сулы Ямьле Саба” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән экологик маршрут уздырдылар. Балаларны чишмәләр белән таныштыру, аларның барлыкка килүе, табигатькә карата сак караш тәрбияләү максат итеп куелды. Балалар китапханәчеләрнең суның шифалы үзенчәлекләре, чишмәләрнең кеше тормышында тоткан урыны турында сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңладылар. Су белән күрсәтелгән кызыклы тәҗрибәләрдә балалар бик тырышып катнаштылар. Саф һавада мавыктыргыч, хәрәкәтле “Чибәр кыз, син ?”, “Алтын капка” милли уеннар уйнадылар.

-
Янгын куркынычсызлыгы 13.08.2021 Янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә балаларны иҗади эшчәнлеккә тарту, янгын шартларында үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын күздә тотып бакчабызда янгын куркынычсызлыгы атналыгы үткәрелде. Атна дәвамында тәрбия һәм белем бирү эшчәнлеге янгын куркынычсызлыгы темалары буенча әңгәмәләр үткәрелде. Рольле, дидактик уеннарга, драматизацияләргә, уен проблемалары булган хәлләргә, уен модельләштерүенә, уен персонажларына зур игътибар бирелде. Тәрбиячеләр балаларның беренчел янгын сүндерү чаралары турында белемнәрен ныгыту максатында балалар бакчасының янгын куркынычсызлыгы почмакларына экскурсия үткәрделәр, балаларга янгын сүндерү чараларын күрсәттеләр, аларның билгеләнешен аңлаттылар. Балалар белән янгыннарга бәйле әсәрләр укылды. Балалар әдәби персонажлар мисалында үз-үзләрен һәм гамәлләрен анализлап, бу ситуациядә үзләре ничек тотаячаклары турында аңлаттылар. Алган белемнәрен балалар иҗат эшләрендә күрсәтергә тырыштылар.

-
"Витаминлы бум" 10.08.2021 Бүген уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары район үзәк китапханә хезмәткарләре оештырган "Витаминлы бум" исемле чарада катнаштылар. Әкият геройлары үткәргән уеннар аша балалар сәламәт яшәү өчен витаминлы ризыклар кулланырга кирәк булуын төшенделәр. Асфальтта рәсем ясап, уеннар да катнашып күңелле ял иттеләр.

-
Ямьле Саба, гүзәл Саба 04.08.2021 Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Саба буйлап экскурсия ясадылар. Сабаның истәлекле урыннарында, чишмәләрдә булдылар. Туган ягыбызның матур чиста-пөхтә, төзек булуына, әйләнә-тирәбезгә күп төрле чәчәкләр, агач, куаклар ямь биреп торуына игътибар иттеләр.

-
Корбан бәйрәме 29.07.2021

Бакчабызда бүген Корбан бәйрәме үткәрелде. Кунагыбыз Мөдәрис мулла Азан әйтеп олуг бәйрәмне башлады, балаларга үгет-нәсихәт биреп, алар белән берлектә дога кылды. Корбан итеннән төшке аш әзерләнде. Шундый күркәм бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән җитәкчеләребезгә рәхмәтебезне җиткерәбез. Елларыбыз тыныч, күгебез аяз, киләчәгебез якты, игеннәребез мул булсын, сөенеп яшәргә язсын.












