муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"Аюга кунакка" 09.01.2023

Нәниләр төркемендә бүген балалар Аюга кунакка бардылар. Хәрәкәтне үстерү эшчәнлеге барышында балалар эскәмиядән үрмәләп бару күнегүен ныгыттылар.
-
Новогодние утренники 24.12.2022

Этот праздник любит каждый,
Этот праздник каждый ждет,
Для детей он самый важный,
А зовется — Новый год!
Новый Год - это самый волшебный, веселый праздник, которого дети ждут, веря в сказку и чудо. 24 декабря в нашем детском саду прошли новогодние утренники. Красиво украшенный зал, нарядная елка, подарки, Дед Мороз и Снегурочка, Леший и Баба Яга, Медвежонок, Зайчонок и множество других сказочных персонажей ожидали детей дошкольного учреждения. Ребята погрузились в мир чудес, приключений, невероятных превращений и сюрпризов. Дошколята танцевали, пели песни, читали стихотворения, водили хороводы, с удовольствием участвовали в играх и конкурсах. Дети получили массу положительных эмоций и долгожданные подарки из рук Деда Мороза.
-
Яңа елга биләмәләрне бизәү 23.12.2022

МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы коллективы елдагыча биләмәне кар сыннары, утлар белән бизәп "Әкият иленә" әйләндерде. Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, матрешкалар, әкият геройлары, төрле төстәге утлар һәркемне серле әкият иленә алып керде. Зәвык белән бизәлгән сихри дөнья балаларны гына түгел өлкәннәрне дә сокланандырды.
-
Кыш Бабай бүләкләр алып килгән 21.12.2022

Яңа елга бүләк алып
Кыш бабай килде.
Бакчадагы Һәр балага
Бүләк бирде.
Кар кызы да яңа елга
Кунакка килгән.
Кыш бабай бездә икәнен
Ул каян белгән?
Бүген бакчабызга балаларны сөендереп Кыш Бабай, Кар Кызы килде. Балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап матур теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр өләштеләр.
-
Әдәби сәгать "Кышны яратам" 15.12.2022

Бүген Саба район балалар китапханәсе Саба №1 «Шатлык» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары өчен «Кышны яратам» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәчеләр балаларга шагыйрьләребез: М.Сафинның “Тәүге кар яугач”, Р.Вәлиеваның “Бөтен дөнья ак кына”, “Яңа ел”, А.Юнысованың “Кышны яратам”, “Беренче кар”, Б.Рәхмәтнең “Кыш һәм Кеше”, “Яңа ел килгәч” шигырьләрен укып, әңгәмә үткәрделәр. Чара “Маша һәм Аю” мульфильмның Яңа елга багышланган сериясен карау белән дәвам итте, кышкы бияләйләрне буяу белән тәмамланды.
-
Юбилеегыз белән!!! 13.12.2022

Бүген мөдиребез Рушания Гыйлемхан кызының - гомер бәйрәме - туган көне, юбилее. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү методисты Луиза Мәҗитовна, профсоюз комитеты рәисе Айгөл Маратовна юбилярны котлап Грамота тапшырдылар, матур теләкләрен җиткерделәр. "Шатлык" балалар бакчасы коллективы исеменнән профсоюз комтеты рәисе Алсинә Фаиловна котлады.
-
Кар бабай! 08.12.2022

Тәгәрәтеп ак карны,
Ясадык кар бабайны.
Куйдык кишердән борын,
Ясадык ике кулын.
Беренче кечкенәләр төркеме балалары әвәләү эшчәнлеге барышында Кар бабай әвәләделәр.
-
Әнием - кадерлем! 23.11.2022

Уртанчылар төркеме балалары әниләренә бәйрәм котлавын җыр, бию, шигъри юллар аша җиткерделәр. "Башак", "Шалкан" әкиятен сәхнәләштереп курсәттеләр. Әкиятләр аша балалар бердәмлектә көчле, эш сөйгәннең генә ашы тәмле булуын төшендерделәр.
-
Әниләр бәйрәме 22.11.2022

Ноябрь аеның соңгы ялы - 27 нче ноябрь - Әниләр бәйрәме. Әниләр көне уңаеннан елдагыча зур әзерлек белән бакчабызда матур чаралар үткәрелә. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары әниләрен төрле халык биюләре, җырлар, курайда уйный белүләре белән сөенднрделәр. "Казлар-аккошлар" әкиятен сәхнәләштереп үзләрен чын артист кебек хис иттеләр. Бәйрәм ахырында әниләре белән берлектә җыр башкарып бүләкләрен тапшырдылар.
-
Бозда - сак бул! 16.11.2022 Балаларны көзге-кышкы чорда бозда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан икенче кечкенәләр төркемендә "Бозда - сак бул" темага әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар рәсемнәр карадылар, уеннар аша куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгыттылар.













