Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 269 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Җиңү көне белән!
Опубликовано: 09.05.2025 9 Май көнне Байлар Сабасы үзәгендә Бөек Җиңү Парады узды. Бу бәйрәм - безнең өчен кадерле мизгел, чөнки ул сугыш елларында батырлык күрсәткән геройларыбызны искә алуга һәм аларга рәхмәт әйтүгә багышлана.
Әлеге чарада Бөек Ватан сугышы башланганнан алып бүгенге көнгә кадәр булган вакыйгалар сурәтләнде. "ОНИКС" мәгариф үзәге "Сугышка озату" күренешен сәхнәләштерде. Тамашачы чыгышыбызны җылы кабул итеп, башка бу көннәрне күрергә язмасын, дигән теләктә калды.
Байлар Сабасы халкы бу көнне бердәмлек, горурлык һәм хәтер көне дип билгеләп үтте. Бөек Җиңү - безнең тарихыбызның аерылгысыз өлеше! Ветераннарның хәтирәләре, аларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә һәрвакыт яшәр! Геройларыбызны онытмыйк, аларның батырлыклары безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып калыр!
Бәйрәм белән! Бөек Җиңү көне белән! Күгебез аяз, илебез тыныч булсын!
К списку новостей








