Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 269 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Театр яктылыкка, нурга илтә!
Опубликовано: 28.02.2025Театр сәнгате аша, дөньяга караш, әхлакый принциплар, рухи байлык формалаша, эстетик зәвык тәрбияләнә. Мәктәбебездә эшләп килүче "Күңелле сәхнә" театр түгәрәгенең максаты да укучыларда әлеге сәнгатькә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү, сәхнәдә чыгыш ясарга өйрәтү. Иң оста укучыларны барлау, сәләтләрен ачу, тәҗрибә туплау һәм уртаклашу максатыннан елы саен республикакүләм "Сәйяр" театр фестиваленең район этабы уза. 27-28 февральдә аның чираттагысы үткәрелде. Әлеге бәйге 3 яшь категориясендә узып, иң оста коллективлар ачыкланды. Мәктәбебезнең "Мизгел" театр коллективы 5-7 сыйныфлар категориясендә актив катнашып, тамашачыга Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" спектаклен тәкъдим итте. Укучыларыбыз үзләрен сәхнәдә чын артистларча тотып, жюри һәм тамашачы күңелен яуладылар. Нәтиҗәдә 2 урынга лаек булып, республика этабында катнашу хокукына ия булдылар. Әлеге зур җиңүләре белән "Мизгел" театр коллективын һәм җитәкчеләре Әнисә Илгизовна белән Ләйсән Тимергалиевнаны котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз! Афәрин!
К списку новостей








