Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 268 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне
Опубликовано: 08.03.2021 Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае — март та килеп җитте.
Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур иң олы бәйрәме — Сигезенче март — Халыкара хатын-кызлар көне.
Хөрмәтле гүзәл затлар! Табигатьнең суыктан җылылык чорына омтылган мизгеленә туры килгән бәйрәмегез һәрвакыт җылы матур истәлекләр генә калдырсын. Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
Котлы булсын бәйрәмегез!!!
Хатын-кыз сез –
Бу дөньяның йөзек кашы,
Бәһа җитмәс
Иң кыйммәтле асылташы.
Горур да сез
Тау кыядай, буй җитмәслек
Гүзәл дә сез
Бер гөлгә дә тиңләшмәслек.
К списку новостей








