• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: Oniks.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «ЦО ОНИКС»
Руководитель: Мубаракшина Лейла Масгутовна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 268 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

"Тамчы-шоу"

Опубликовано: 27.01.2021

     Бүген, 27 нче гыйнвар көнне, мәктәбебездә 2- 4 нче сыйныфлар катнашында “Тамчы шоу”- уены  булып узды. Уенның сораулары Г.Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган иде. Уен башында һәрбер команда үзе белән таныштырып, исемен, девизын атады. Беренче тур “Батыр берне – белемле меңне егар” дип исемләнде, һәр команда бөек шагыйребез турындагы сорауларга җавап бирде. Икенче  тур “Сез игътибарлымы?” дип аталды. Бу турда катнашучылар экранда күрсәтелгән илюстрацияләрнең Г.Тукайның кайсы әсәреннән икәнен белергә тиеш иделәр. Өченче тур “Нинди сүз яшерелгән?” дип билгеләнде. Өченче турның эчтәлеге экранда чыккан сүзтезмәдән сүз ясаудан гыйбарәт иде. Соңгы тур “Капитаннар ярышы” булды. Һәр команданың капитаны үз командасы өчен күбрәк бал китерү теләге белән тырышып, сорауларга җавап бирде. Нәтиҗәдә 1 нче урын – 4 нче сыйныф, 2 урын- 3 нчы сыйныф, 3 урын – 2 нче сыйныф укучылары яулады.
     Әлеге чарага  якташ язучыбыз, “Бәллүр каләм” бүләге иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы  Галимуллина Гөлсинә Наил кызы да чакырулы иде.  Ул укучыларның белемнәрен югары бәяләде, теләкләрен җиткерде,   һәр командага истәлекле бүләкләр тапшырды.   Мәктәбебез тормышында актив катнашканы өчен Гөлсинә Наил кызына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, озын гомер һәм иҗат уңышлары телибез.



К списку новостей