• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40
Телефон: +7(843)-622-20-15
E-Mail: Oniks.Shkola@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «ЦО ОНИКС»
Руководитель: Мубаракшина Лейла Масгутовна
Год основания учреждения: 2013
У нас учатся: 268 обучающихся
У нас учат: 26 педагогов

Наши новости

Милләтебезнең киләчәге безнең кулларда!

Опубликовано: 18.10.2019

      Бүген мәктәбебездә татар теле һәм әдәбияты укытучылары республикакүләм семинары эшчәнлеге барышында милли темаларга багышланган квест-тукталышлар оештырылды. “Милли йолалар” тукталышы борынгы заман татар йорты рухында бизәлгән иде. Укучылар кунакларга татар халкының өлкәннәрне олылап яшәвен, татарларда сөлгенең тоткан урыны, татар хатын-кызының тырышлыгын чагылдырган театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр. “Милли моңнар” тукталышында халкыбызның милли көйләре курай моңы аша җиткерелде. “Милли бизәкләр” тукталышына татар милли орнаментларын кулланып, төрле эшләнмәләр иҗат итүче Лилия һәм Фәрит Вафиннар гаиләсе чакырулы иде. Алар кунакларны үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Мәктәбебез укучылары арасында Мөхәммәтова Сафия дә татар бизәкләре белән кызыксына. Ул әлеге бизәкләрне кулланып, заманчалаштырылган киемнәр тегү белән шөгыльләнә, шул хакта кунакларга сөйләде. “Мозаика сәнгате” түгәрәгенә йөрүчеләр дә эшләнмәләрендә татар язучыларының әсәрләрен чагылдыралар, милли рухта иҗат итәләр. Алар кунакларга эш барышын да күрсәттеләр. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып торган. “Милли ризыклар” тукталышында килгән укытучылар моңа тагын бер кат инандылар, биредә алар милли ризыклардан авыз иттеләр. Укучыларга милли тәрбия бирудә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлеше зур. Бу өлкәдәге эшчәнлекләре дәвамлы, файдалы булсын! Халкыбызның данлы үткәнен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен, моңын, туган татар телебезне онытмыйк, саклыйк һәм киләчәк буынга җиткерик.



К списку новостей