Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 268 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Наши новости
Лагерьның һәр көне үзенчәлекле...
Опубликовано: 06.06.2019
Лагерьда бер көн икенчесенә һич тә охшамаган. Мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерының алтынчы көне дә бай эчтәлекле һәм дә файдалы булды. Бүген укучылар иртәнге аштан соң, үзләрен музыка ягыннан сынап карадылар. Алар өчен махсус саф һавада “Музыкаль квест” оештырылды. Балалар 4 командага бүленеп төрле җыр илләренә “сәяхәт” иттеләр.
Көннең икенче яртысы интеллектуаль уен белән дәвам итте. Һәр укучы үзенең отрядында логик фикер йөртү сәләтен сынады. Калган вакытны малайлар саф һавада спорт мәйданчыгында футбол уйнап, кызлар төрле мавыктыргыч уеннар уйнап уздырды.
Көн ахырында бүләкләр тапшырылды. Балалар рәхмәт әйтеп, бүгенге көн белән канәгать булып, өйләренә таралды. Лагерыбызның әлеге көне дә кызыклы итеп оештырылган чаралары белән һәр бала күңеленә кереп калгандыр дип ышанабыз!
К списку новостей








