Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, пгт. Богатые Сабы, ул. Кол Гали, д. 40 |
| Телефон: | +7(843)-622-20-15 |
| E-Mail: | Oniks.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «ЦО ОНИКС» |
| Руководитель: | Мубаракшина Лейла Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 2013 |
| У нас учатся: | 278 обучающихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Центр образования «ОНИКС» для одаренных детей» Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 371 ) 372 373 374 375 376 377 378 379 380 >>
-
Хөрмәтле хатын-кыз укытучылар, укучылар! 08.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзе бизәкләрен халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас күңелдән кайнар тәбрик итәбез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегзгәә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Яз сулышы күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлелегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын.
-
Әниләргә бәйрәм ясадык 07.03.2014

Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан мәктәп күләмендә төрле чаралар үткәрелде. Алар арасында иң күңеллесе 1Б сыйныф укучыларының (сыйныф җитәкчесе Хаҗиева Д.Р.) “ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ” булгандыр, мөгаен. Бәйрәм кичәсе директор урынбасары Багавиева Гөлшат Накиповнаның котлау чыгышы белән башланып китте. Алга таба балалар әниләре өчен әзерләгән концерт номерларын күрсәттеләр. Кичә төрле уенннар, балаларның җыр - биюләре белән үрелеп барды. Соңыннан укучылар әниләренә үз куллары белән әзерләгән бүләк – открыткаларын тапшырдылар. Балалар һәм әниләр бик канәгать калдылар.
-
А ну-ка, девочки! 07.03.2014

Да, в этот прекрасный праздник никто не остался в стороне. Среди начальных классов 7 марта прошло конкурсное мероприятие под названием «А ну-ка, девочки». Участницами были выбраны лидеры, активисты классов: из 1 А класса – Галимзянова Аделя, из 1 Б – Исхакова Зиля, из 2-го класса – Галимова Айдина, из 3-го – Валиева Камиля, из 4-го класса – Аллабердиева Агния. Победительницей этого конкурса стала ученица 1 Б класса- Исхакова Зиля, которая бы награждена грамотой и сладкими призами. Всем классам и учителям выражаем большую благодарность и еще раз поздравляем с праздником!
-
Әлифба бәйрәме 07.03.2014

Сәләтле балалар мәктәбендә,безнең нәни дусларыбызның ,1 А сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме булып узды.Бу бәйрәмгә Әти-әниләр, укытучылар, укучылар үзләре, хәтта урманнан Шүрәле белән Убырлы да килгән иде.
Бәйрәмдә 1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллаштылар. Һәм кулларына яңа китап "Уку китап"лары алдылар. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе – ул Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.
Бәйрәм бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Укучыларны килгән кунаклар,әти-әниләр дә, Әлифба белән Уку китабы да котлады. Мәктәп дирекциясе исеменнән, директорыбыз Ләйсән Ракиповна да Укучыларга узенең иң изге теләкләрен җиткерде һәм аларны мактау грамоталары белән бүләкләп китте. Бәйрәмдә укучыларга бик күп изге теләкләр әйтелде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Ә иң ахырдан бергә уеннар уйнадык, истәлеккә фотога төштек. Бәйрәмнән бар кеше дә күтәренке кәеф белән таралды. -
Белем аукционы 06.03.2014

6 март көнне, 8 март халыкара хатын – кызлар бәйрәме уңаеннан, мәктәбебездә интеллектуаль уен “Белем аукционы” үткәрелде. Аукционда 5-11 сыйныфлардан икешәр кыз катнашты. Аукцион 4 турдан торды һәм һәр тур арасында, күңелле тәнәфес ясап, һәр сыйныф үзенең матур концерт номерлары белән сөендерде.
Аукцион, күп кенә телеканаллардагы тапшыруларга хас булганча, сорау – җавап рәвешендә барды. Сораулар төрле фәннәрдән алынып, логик фикер йөртүгә нигезләнгән иде.
5-7 сыйныф кызлары арасыннан, иң күп сорауларга җавап табып, җиңүче исеменә 7 нче сыйныф укучысы Гаптрахманова Камилә лаек булды. Ә 8- 11 сыйныф кызлары арасыннан җиңүче итеп 9 нчы сыйныф укучысы Шәрәфетдинова Диләрә сайланды. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга дипломнар һәм татлы призлар тапшырылды.
Шушы форсаттан файдаланып, мәктәбебез коллективындагы хатын – кызларны, кызларны 8 март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Эшләрендә, укуларында, гаиләләрендә зур уңышлар телибез.
-
Международный конкурс - "Русский медвежонок" 05.03.2014

Каждый год наши учащиеся принимают участие в Международной конкурс - игре "Русский медвежонок". Для выполнения заданий данного конкурса требуется хорошее знание русского языка, творческий ум, оригинальное мышление. Ответы заполняются в бланочном формате и отправляются в город Киров. И вот на днях пришли результаты: ученик 3 класса Зиннуров Фанис и ученик 6 класса Сунагатуллин Аяз набрали наибольшее количество баллов и завоевали 1 место в районе, ученица 10 класса Давлетшина Гулина стала победителем этого конкурса. Все они награждены Почетными Дипломами и сувенирами. желаем всем участникам успехов и дальнейших побед.
-
День открытых дверей КНИТУ-КАИ
03.03.2014
В целях популяризации науки среди молодежи и демонстрации достижений современного инженерного образования. Учащимся 9-11 классов была организована поездка в г. Казань на день открытых дверей КНИТУ-КАИ. Юноши и девушки посмотрели интерактивные выставки, работу экспозиций институтов КНИТУ-КАИ, открытые соревнования авиамоделистов-школьников, показательные выступления спортсменов авиамоделистов. Побывали в инжиниринговом центре ОАО «КАИ-Лазер». Посетили центр «Дом занимательной науки и техники». Сопровождала учащихся библиотекарь Мифтахова Л. Д..
-
“Илдус белән Windows” исемле спектакль 03.03.2014

3 март көнне Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры Ш.Биктимеров исемендәге мәдәният йортында “Илдус белән Windows” исемле спектакль күрсәтте. Әлеге тамашага тәрбиячеләр җитәкчелегендә Сәләтле балалар мәктәбенең 5а, 5б, 6, 7 сыйныф укучылары барды. Спектакль заманча, кызыклы булуы белән балаларга бик ошады.Әлеге тамашадан укучыларыбыз уңай эмоция , күтәренке кәеф белән рухи яктан баеп кайттылар.
-
В школе будущего первоклассника 01.03.2014

В МБОУ "СОШ-интернат для одаренных детей" продолжаются занятия в субботней Школе будущего первоклассника. День в предшколе начинается с музыкальной разминки, далее занятия английского языка, "Весёлый счёт", "Познаю мир", "Мы - маленькие звёзды" (ритмопластика). Обед в столовой в школы доставил маленьким ученикам особое удовольствие. Уважаемые родители! Повторяйте, пожалуйста, в течение недели песню на английском языке, разученную на занятии. Песню можно посмотреть здесь
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге туган-якны өйрәнү музеена сәяхәт 28.02.2014

Без 8 нче һәм 5 а сыйныфы укучылары һәм тәрбиячеләре Гүзәл Илһамовна, Гөлназ Ренатовна белән, 28 нче февраль көнне Әбрар Кәримуллин исемендәге туган-якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдык. Экскурсияне безгә Резидә апа кызыклы һәм мавыктыргыч итеп алып барды. Ул Әфган сугышында һәлак булучылар турында безгә бик күп мәгълүмат бирде. Моннан берничә гасыр элек безнең җирләрдә зур-зур мамонтлар яшәгән икәнен искәртеп үтте. Алар бигрәк тә Урта Сабадагы Шайтан елга дигән җирдә күп булганнар дип сөйләде безгә Резидә апа. Шулай ук без музейда татар халык киемнәрен һәм хәзер кулланылыштан чыккан кирәк-яракларны д ак карап үттек. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм Советлар Союзы Геройлары белән таныштык. Якташыбыз рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов иҗаты белән таныштык. Аның ясаган картиналары безне таң калдырды. Безнең районның флагын да нәкъ менә ул иҗат иткән бит. Ахырдан барыбыз бергә фотога төштек. Бу экскурсия безгә бик ошады.Мондый күңелле сәяхәт безнең күңелләребездә озакка сакланыр.








