Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
01.10.2025

1 октябрь көнне МБОУ "Олы Шынар урта мәктәбе"ндә Халыкара музыка көненә багышланган җылы һәм ихлас чара — «Учак янында җырлар» үткәрелде. ????
Укучылар директорның киңәшчесе белән бергә баянга кушылып җырлар башкардылар, чын бердәмлек һәм шатлык мохите тудырдылар. Залда музыка, көлү һәм кул чабулар яңгырады — һәркем үзен зур дус гаиләнең бер өлеше итеп тойды.
Мондый кичләр традицияләрне сакларга, күңел күтәренкелеге бүләк итәргә һәм музыканың чыннан да йөрәкләрне берләштерүен күрсәтергә ярдәм итә.
-
"Дуслык"та 19нчы көн 16.06.2025

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән Сабада урнашкан туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадык. Аннан соң көнебез интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланды. Балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып үттек, буклетлар ясадык.
-
"Дуслык"та 18нче көн 15.06.2025

Бүген "Дуслык"та 18нче көн. Балалар белән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" темасына әңгәмә үткәрдек. Ялгыз торучы әби-бабайларга булыштык. Төшке аштан соң чишмә буенда ял иттек.
-
"Дуслык"та 17нче көн 14.06.2025

Бүген лагерьда көнебез гадәттәгечә башланып китте. Иртәнге линейка, физзарядка һәм иртәнге аш. Аннан соң табигатькә сәяхәт ясап алдык. Төшке аштан соң кино карап, төрле спорт уеннары уйнадык.
-
"Дуслык"та 16нчы көн 13.06.2025

Бүгенге көнебез бик кызыклы һәм файдалы үтте. Иртән Лесхозда урнашкан дендрологик бакчага сәяхәткә бардык. Аннан соң мастер-класста катнашып рәхәтләнеп уйнадык.
-
"Дуслык"та 15нче көн. 12.06.2025

Бүгенге көнебез "Россия көне" темасы астында узды. Балаларга "Минем туган җирем - Россия" темасына уен программасы үткәрелде. Башта әңгәмә үткәрелде, аннан соң ярыш, ахырдан рәсем конкурсы.
-
"Дуслык"та 14нче көн 11.06.2025

Бүген "Дуслык" лагерендә 14нче көн. Иртәнге аштан соң Оет авылына юл алдык. Анда авылыбызның умартачысы Мөхәммәтов Марсель абыйның умарталыгында кунак булдык. Умартачы хезмәте белән якыннан таныштык. Аннан соң татар халык уеннары уйнадык, рәхәтләнеп ял иттек.
-
"Дуслык"та 13нче көн 10.06.2025

Бүгенге көнебезнең темасы - "Балаларга сугыш турында". Иртәнге аштан соң "Сугыш турында мәкаль һәм әйтемнәрдә" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Аннан соң обелиск янына чыктык. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында әңгәмә кордык. Төшке аштан соң саф һавада уеннар уйнадык.
-
"Дуслык"та 12нче көн 09.06.2025

Бүгенге көнебез җәнлекләргә багышланган иде. Иң башта балалар ике командага бүленеп "Безнең өлкә җәнлекләре" темасына викторинада көч сынаштылар. Рәсем күргәзмәсе оештырдылар. Ә аннан соң "Туган як" җәмгыятенә сәяхәткә бардылар. Анда малларны ашату, тәрбияләү белән таныштылар.
-
"Дуслык"та 11нче көн 06.06.2025

6 июнь - Халыкара рус теле көне буларак билгеләп үтелә. Олы Шыңар урта мәктәбендә оештырылган “Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагере да бу чарадан читтә калмады. Балалар өчен Александр Сергеевич Пушкинның иҗаты буенча викторина үткәрде.












