муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 ( 58 ) 59 60 >>
- 24.04.2021
-
19 апрель - Умырзаялар көне. 19.04.2021

19 апрель - Умырзая көне! Умырзаялар иң назлы, иң нәфис. матур, әз яши торган чәчәкләр.Алар иртән чыкса, кичә инде сула. Бүген без ике төркем балалары белән дә "Умырзаяларны саклыйк!" темасы астында шөгыль үткәрдек. Умырзая рәсемнәрен, чәчәкләрен тотып карадык , "Умырзая" җырын тынладык кушылып җырладык.
Боз катлавы эрегәч, җир өстенә
Умырзая чыга, карагыз:
Умырзая чыга,
Умырзая калка,
Умырзая суза сабагын. -
19 апрель - Умырзаялар көне. 19.04.2021

Кечкенәләр дә үз итте бу чәчәкләрне!
-
Беренче язгы өмә! 12.04.2021

Җылы язгы көннәр ешрак безне куандыра башлады.Кар эри, гөрләвекләр ага, кошлар кайта... Күңелләр матур җәйгә ашкына, шуңа кыш буе яуган карга булышырга булдык, бердәм булып өмәгә чыктык." Кыш буе безне сөендергән кар тизрәк эре дә, гөрләвек булып елгага, диңгез-океаннарга кушыл! Җәйгә шифалы яңгыр булып кабат безгә килерсен!" - дип, теләкләр теләп, тырышып эшлибез.
-
"Сыерчык оясы ясыйбыз" акциясе 12.04.2021

Бакчабызда "Сыерчык оясы ясыйбыз" акциясе кызу темплар белән башланып китте.Балалар үзләренең әтиләре, абыйлары, бабайлары белән бик матур сыерчык оялары ясап элделәр.Безнең авыл сыерчыклары бик бәхетле, алар инде ояларга урнашып, үзләренең матур җырларын суздылар...
-
Чүпләрне төркемнәргә аерырга өйрәнәбез! 12.04.2021

Балалар белән тагын бер кирәкле эш эшләп алдык. Уен аша, җыелган, төрле чүпләрне төркемнәргә савытларга урнаштырырга өйрәндек. Балалар бик кызыксынып уйнадылар, өйрәнделәр.Тормышта да бу эш бик кирәкле булачак.
-
"Макулатура җыябыз!" акциясе башланды 12.04.2021

Бакчабызда "Макулатура җыябыз!" акциясе башланып китте. Балалар көн саен макулатура алып киләчәк. Бу безнең урмандагы бер агачны булса да кисмичә калдыруга өлешебез дип уйлыйбыз.
-
Всероссийская эстафета здоровья. Флешмоб "Утреняя подзарядка" 07.04.2021

Безнең бакча балалары да Россия күләмендә үткәрелә торган сәламәтлек эстафетасына кушылды. Иртәнге гимнастиканы көн саен үткәрсәк тә, без аны бүген тагын да яхшырак итеп, тырышып эшләдек. Хәрәкәттә бәрәкәт, СӘЛАМӘТ булыйк!
-
Сәламәтлек эстафетасы. 07.04.2021

-
Бәләкәч, зур булып үс! 05.04.2021

Бүген бакчабызда "Эковесна 2021 акциясен күздә тотып "Бәләкәч, зур булып үс!" шөгылен үткәрдек. Нәни орлыкларга, гөл үсентеләренә зур булып үсәргә мөмкинлек бирдек. Кара, йомшак балчыкка бодай, арпа, солы, борчак чәчтек, суган, тамырланган гөл үсентеләрен утырттык. Җылы су сиптек тә кояшлы урынга куйдык. Хәзер без бу бәләкәчләрнең "әниләре" булдык инде, көн саен карап, тәрбияләп торачакбыз. Шундый зур эш эшләгәнебезгә бик шатбыз.Бәләкәч, зур булып үс!








