муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Большой Шинар ул. Кооперативная, д.33 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Bshinards.Saba@tatar.ru, |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Большешинарский детский сад "Эллуки" |
| Руководитель: | Галявина Гульназ Азатовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | в детском саду 23 детей |
| У нас учат: | 5 педагогов |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Большешинарский детский сад «Эллуки» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 ( 47 ) 48 49 50 >>
-
"Әнием, күз нурым" 05.03.2022

Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез.Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
«Гражданская оборона» 01.03.2022

В рамках Всемирного дня гражданской обороны, в нашем детском саду для ознакомления воспитанников с правилами поведения в чрезвычайных ситуациях педагогами проведена серия занятий по безопасному поведению детей в различных ситуациях. В группах проведены игры-беседы «Правильное поведение при пожаре», выставки работ на тему: «Куда звонить в чрезвычайной ситуации»
Каждый должен помнить о своей безопасности, и уметь уберечь себя и близких от беды в любой жизненной ситуации. Будьте внимательны и осторожны.
-
"Әтием, терәгем" 22.02.2022

Кадерле әтиләребезне, ир-егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Исән-сау булыгыз, гаиләләрегездә иминлек, җан тынычлыгы , илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!
-
"Теле барның-иле бар" 19.02.2022

Х.Халиков. «Сөйләшсәләр безнеңчә ». Җирдә нинди илләр юк, Нинди генә телләр юк ... Һәркем сөйли үзенчә, Сөйләшсәләр безнеңчә Эреп китәм, май кебек, Йөзем тулган ай кебек Яктырганнан-яктыра. Күңелдә таң аттыра Балдан да татлы телем, Нәфис һәм затлы телем.
-
М.Җәлилнең "Карак песи" шигырен сәхнәләштерү. 16.02.2022

Балаларда патриотик хисләр тәрбияләү. Шигырьне сәхнәләштерү аша балаларда артистлык күнекмәләрен үстерү. М.Җәлил турында балаларның белемнәрен баету, аның әсәрләре белән танышуны дәвам итү
-
Чаңгы юлы 2022 12.02.2022

12 нче февраль көнне безнең бакча балалары да "Чаңгы юлы 2022" дип исемләнгән чаңгы шууда катнашты.Балалар бик канәгать калдылар, рәхәтләнеп шудылар. Урыннар билгеләнде һәм балаларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
Мин кеше. Мин шәхес. Минем хокукларым 11.02.2022

Балаларда әхлакый сыйфатлар, әти-әнигә хөрмәт тәрбияләү;балаларның гаиләдәге хокуклары турындагы белемнәрен ныгыту, аларның ялга, уенга хокуклы булуларын аңлату максатыннан әңгәмә үткәрдек, дидактик уеннар уйнадык.
-
Рус халык әкияте "Казлар -аккошлар". Рәсем 04.02.2022

Халык әкиятләренә карата кызыксыну уяту, гомуми эш өчен берләшергә, бер-береңә ярдәмгә килергә өйрәтү
Түгәрәк һәм овал формаларны, туры һәм авыш сызыкларны ясаганда мөстәкыйль ясау алымнарын сайлау сәләтен үстерү.
-
"Сертотмас үрдәк" әкияте 03.02.2022

Абдулла Алишның "Сертотмас үрдәк" әкияте буген бәйләнгән курчаклар ярдәмендә куелды. Балалар фантазияне эшкә җигеп, рольләрне оста итеп, бер - берсенә ярдәмләшеп башкарып чыктылар. Курчаклар эстетик яктан матур, кулга йомшак, төсләре ачык. Гомумән әйткәндә гел уйныйсы килеп тора.
-
"Куян кызы" 03.02.2022

А.Алишның "куян кызы" әкияте
Балалар арасында иң популяр әсәрләр -әкиятләр. Шунысы үзенчәлекле: халык педагогикасының әкиятләргә салынган мөһим нәтиҗәсе төгәл һәм мавыктыргыч образлар һәм сюжетлар аша искиткеч зур осталык белән тыңлаучыга, укучыга җиткерелә. Нәкъ менә шул ягы белән әкиятләр балага турыдан-туры педагогик тэәсир ясый, тәрбия бирә.Әкиятләр кешенең гүзәллеген, аның хыялларын чагылдыра. Әкиятләрләр –әхлакый тәрбия чыганагы, хис тәрбияләү чыганагы. Балалар әкиятләрне тыңлап, театральләштереп уңай һәм тискәре сыйфатларны аера белергә өйрәнәләр. Күңелләре белән гаделлекнең, дөреслекнең җиңүен телиләр. Әкиятләр балаларда матурлыкка, изге эшләргә соклану, усаллыкка, явызлыкка нәфрәтләнү, шулай ук яклаучысызларны кызгану, кайгырту кебек хисләр тәрбияли.
Әкиятләрне театральләштергәндә балаларда әхлак тәрбиясе ныгытыла: балалар өлкәннәр белән исәнләшергә, саубуллашырга өйрәнәләр, ягымлы сүзләр белән бер-берсенә эндәшәләр. Иң якын кешене-әнине борчымаска өйрәнәләр. Һәр әйбернең үз урыны барлыгын һәм аны һәрвакыт урынына куярга өйрәнәләр. Өлкәннәр хезмәтен хөрмәтләргә, хезмәт эшчәнлегендә катнашырга омтылу һәм өлкәннәргә ярдәм итәргә теләк уяту теләге тәрбияләнә.
Шулай итеп, безнең балаларыбыз инсафлы, тәртипле һәм әдәпле булсын өчен, киләчәктә тормышлары якты, матур, күңел тынычлыгы булсын өчен аларны кечкенәдән үк бу әйберләрне өйрәтеп үстерү төп максатларыбызның берсе.








