Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422065, Республика Татарстан, Сабинский район, с.Большие Кибячи, ул.Ф.Энгельса, д.75 |
| Телефон: | +7(843)-624-26-67 |
| E-Mail: | Kibichi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекибячинская СОШ" |
| Руководитель: | Шаймиев Ильнар Ильшатович |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 68 учащихся |
| У нас учат: | 21 учитель |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекибячинская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" /Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 ( 168 ) 169 170 >>
-
Лагерьда 7нче көн 02.01.2016

2нче январьда кышкы лагерьның соңгы көне узды. Балалар "Кызыклы география" интеллектуаль уенында көч сынаштылар, "Оста куллар" түгәрәгендә кул эшләре эшләделәр. Кызлар Яңа ел открыткасы өчен чыршы , ә малайлар Буратино-уенчык ясадылар. Соңыннан лагерь эшенә йомгак ясалды. Атна дәвамында "Дуслык"та 45 бала рәхәтләнеп ял итте.
-
Кышкы лагерь дәвам итә 01.01.2016

Бүген кышкы лагерьның 6нчы көне. Балалар иртәнге аштан соң отрядларда эшләделәр."Мин дөньяны таныйм" темасына интеллектуаль бәйгедә катнаштылар, "Минем дусларым" темасына иҗади биремнәр үтәделәр һәм бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнделәр. Көндезге аштан соң саф һавада күңелле уеннар оештырылды. Вожатыйлар: Мубаракзянов Р.Р., Бикмиева Д.Н., Ибушева Ф.Н.
-
"Дуслык"та 5нче көн 31.12.2015

"Дуслык" лагеренда 5нче көнебез дә узып китте. Тарих укытучысы Каримова Л.Р. белән "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән чарада балалар Кибәче авылы тарихы, аның чишмәләре, атамалары турында сөйләштеләр, авылыбыз матурлыгын чагылдырган рәсемнәр ясадылар. "Белем җәүһәрләре" тел бәйгесендә татар теле укытучысы Гафиятова Ә.Ф. төрле тукталышларда укучыларның халык авыз иҗаты буенча белемнәрен сынады, иҗади биремнәр үтәлде, дөрес язу күнекмәләре тикшерелде. Өстәмә белем бирү педагогы Шафикова Г.Р. белән берлектә узган хореография түгәрәгендә балалар нинди генә биюләр биемәделәр! Көндезге аштан соң безгә Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар бу юлы да бүләксез килмәгәннәр. Һөнәрләрен күрсәткән һәркемгә бик матур китаплар бүләк иттеләр.Кыскасы, "Дуслык"та бик күңелле!!!
-
Пешекче апаларга рәхмәт! 31.12.2015

Лагерьда һәр көн төрле меню белән бик тәмле ризыклар ашыйбыз. Безне шулай сыйлаучы пешекчеләребез Гөлгенә апа, Гөлфия апа һәм Әлфия апага бик зур рәхмәт!
-
Лагерьда 4нче көн 30.12.2015

"Дуслык" лагереның 4нче көне дә бик күңелле узды. Иртәнге аштан соң балалар 3 отрядка бүленеп эшләделәр. Шайхеразиева Ф.В. "Табышмаклар кичәсе", Камалов Р.В. флорбол түгәрәге, Исмагилова Ч.Р. "Күңелле Раштуа" дип исемләнгән интеллектуаль уен оештырды. Төшке ашны ашауга, балалар рәхәтләнеп саф һавада уйнадылар, чана шудылар.
-
Кар сыннары 30.12.2015

-
Кар сыннары 30.12.2015

Кар сыннары бәйгесендә безнең мәктәп, 3нче ел рәттән, 1нче урын яулады. Мәктәп тирәсен ямьләндерүдә катнашкан барлык кешегә зур рәхмәт!
-
Емеля бәйрәм белән котлый 30.12.2015

-
Тукай әкияте-кар сыннарында 30.12.2015

-
Кышкы лагерьда 3нче көн 29.12.2015

Бүген лагерьның 3 нче көне. Иртәнге линейка һәм гимнастикадан соң отрядлар "Әкияттә кунакта" интеллектуаль бәйге-уенда көч сынаштылар, "Күңелле стартлар" да үзләренең җитезлек һәм көчләрен сынадылар, "Мин-тылсымчы" чарасында катнаштылар. Көндезге аштан сод "Хәзинәләр утравы" әдәби квесты узды. Балалар "Тәмле тукталыш", "Җитезләр бүлмәсе", "Биремле сандык", "Куркыныч бүлмә", "Тапкырлар утравы", "Биючеләр аланы" тукталышларында булып, үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Барлык биремнәр үтәлеп беткәч, бергәләп Кыш бабай хатын эзләп таптылар һәм аның бүләгенә лаек булдылар. Бүгенге көнебез истә калырлык һәм бик күңелле узды.








