Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 ( 98 ) 99 100 >>
-
Җиңү бәйрәме. 09.05.2018

Бөек җиңүгә 73 ел узды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулаган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.
Җиңү көне -Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Мәктәбебездә Җиңү көне тантаналы төстә билгеләп үтелде .Бәйрәмгә хөрмәткә лаек тыл ветераннары чакырылган иде. Алар үзләренең сугыш елларындагы хатирәләрен искә алып, бәйрәмдә ктанашучыларга тыныч һәм якты киләчәк теләделәр. Бәйрәм Җиңүгә багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Кичәбез ахырында сугышта һәлак булганнар истәлегенә венок куелды.
-
Язгы өмә. 28.04.2018

Мәктәбебездә территорияләрне чистарту максатыннан язгы өмә оештырылды. Өмәдә барлык укучылар һәм хезмәткәрләр актив катнашты.
-
"Тамчы шоу" уены. 26.04.2018

5 нче һәм 6 нчы сыйныф укучылары арасында Г.Тукай иҗаты буенча “Тамчы шоу” уены үткәрелде. Алар "Сабыйга" һәм "Тукай оныклары" командаларына бүленеп,узләренең белемнәрен сынадылар.
-
Китап күргәзмәсе. 26.04.2018

Китапханәче Давлетшина Л.В. Г.Тукай иҗатына багышланган "Сүнмәс йолдыз" исемле китап күргәзмәсе оештырды.
-
Кул эшләреннән композиция. 26.04.2018

“Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар Г.Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсенә төрле композицияләр әзерләделәр.Җит. Давлетова И.Г.
-
Чернобыль-гасыр фаҗигасе. 26.04.2018

Китапханәче Давлетшина Л.В. "Чернобыль-гасыр фаҗигасе" исеме астында эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды.
-
Чернобыль-боль земли. 26.04.2018

Ученики 5-6 классов оформили информационный стенд, посвященный Дню памяти погибших в радиационных авариях и катастрофах в 1986 году на Чернобыльской АЭС.
-
Тукай-безнең күңелләрдә. 26.04.2018

Язның иң матур көннәрендә милләттәшләребез, укытучыларыбыз,укучылар катнашында барлык мәктәпләрдә билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнәрнең берсе-татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукайның туган көне.Шул уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үткәрелде. Барлык сыйныф укучылары катнашында "Тукай-безнең күңелләрдә" дип аталган шигырь бәйрәме уздырылды .Сәнгатьле сөйләүче нәфис сүз осталарына урыннар билгеләнде һәм грамоталар тапшырылды.
-
Тукай иҗаты рәсемнәрдә. 26.04.2018

Мәктәп күләмендә үткәрелгән Г.Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр конкурсына йомгак ясалды. Конкурста катнашкан укучыларның эшләренә бәя бирелеп, грамоталар тапшырылды.
-
"Илхам" бәйгесе. 25.04.2018

8 нче сыйныф укучысы Мөхәммәтҗанов Самат Казанда үткәрелгән "Илхам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау этабында катнашып, диплом һәм буләккә ия булды.Җит. Шигабиева Ф.Ә.











