Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 ( 239 ) 240 >>
-
"Дулкыннар" конкурсы 02.03.2013

3нче сыйныф укучылары Вәлиева Алсу,Закирова Ләйлә, 7нче сыйныф укучысы Кәримова Гөлнур тарих-мирас елына багышланган "Дулкыннар" конкурсының финал өлешендә катнашылар.
Вәлиева Алсу(шигырь сөйләү)һәм Закирова Ләйлә(вокал)номинациясендә җиңеп чыктылар.
Кызлар! Сезгә тагы да зур уңышлар телибез!
-
Фәнни конференция. 01.03.2013

8нче сыйныф укучысы Галимҗанова Алинә (җитәкчесе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миннебаева Голчира Султановна)
Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни - гамәли конференциядә катнашып 2нче урынны алды.
Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
"Аҗаган" 25.02.2013

25нче февраль көнне мәктәптә "Аҗаган" уены үткәрелде.
Һәр команда чын солдатларча "пакет","мина"эзләде,соңыннан төрле спорт ярышларында көч сынаштылар.
-
Халыкара туган тел көне. 22.02.2013

Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр,
Белмәгән күреп калыр.
Нәкый Исәнбәт
21нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан,Ләйлә Вагыйзовна китап үргәзмәсе оештырды,укучылар белән викторина үткәрде.
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2013

22нче февраль көнне "Умырзая"драма түгәрәгенә йөрүче укучылар "Бәйрәм белән,егетләр!" исемле монтаж куйдылар.
-
Ягез әле,егетләр! 22.02.2013

Педагог оештыручы ГаяноваВ.Н. егетләр арасында "Ягез әле,егетләр!" конкурсы үткәрде.
Уен кызларның котлаулары белән үрелеп барды.
Бәйрәм һәммәбезгә дә ошады.
-
Таныш булмаган кешеләрдән сак булыйк! 22.02.2013

Көн туса, куркыныч хәлләр турында ишетәбез.
Кечкенә балалар югала,аларны җәзалап үтерәләр.
Бүген мәктәптә "Таныш булмаган кешеләрдән сак булыйк!" дигән темага класс сәгатьләре, әти-әниләр җыелышы булды.
Чыгыш һәм әңгәмәләрдән соң, барыбызга да сак, игътибарлы булырга кирәк дигән фикергә килдек.
-
Бәйрәм белән!!! 22.02.2013

Ватан ул бик гомумиләштерелгән сүз. Бу сүзне әйткәндә без туган җирне генә түгел, әти-әнине дә, балаларны да, гаиләне дә күз алдында тотабыз. Ә ватанны саклаучылар дип сезне, кадерле ир-атларыбызны, дәшәбез. Әйе, тормышның иң кадерлеләре -- туган җир, ата-ана, бала, гаилә иминлеге күз белән караганда тар гына тоелган сезнең җилкәләрегезгә салынган. Нинди зур җаваплылык.
Рәхмәт сезгә шул җаваплылыкны үз өстегездә тоеп, ватанны саклаучылар сафында булганыгыз өчен. Рәхмәт сезгә безнең күңелләрдә ышаныч һәм тынычлык уятканыгыз өчен. Беркайчан да авырмагыз, сау-саләмәт булыгыз. Көчле иңнәр күләгәсендә без үзебезне һәрвакыт ныклы терәкле бәхетле кешеләр итеп тоярбыз.
Ватанны саклаучылар көне белән ихластан сезне тәбриклибез.
-
Сабага театрга тамаша кылу. 21.02.2013

18нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары Саба район мәдәният йортында, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары тарафыннан куелган Рәфис Корбанның "Бүре һәм Кәҗә"исемле музыкаль әкиятен тамаша кылдылар. Театрдан алган матур хисләр укучыларыбыз күңелендә озак сакланыр.
-
Ел укытучысы - 2013 19.02.2013

18нче февраль көнне районда "Ел укытучысы - 2013" конкурсында җиңүчеләрне котладылар.
Безнең мәктәптән химия - биология укытучысы Рузалия Хәмитовна да бар иде.
Аңа киләчәктә дә зур уңышлар телибез!!!











