Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 ( 187 ) 188 189 190 >>
-
Кояш гомере телим мин әнием сиңа. 29.11.2014

Әни! Күпме наз,күпме җылылык бар бу сүздә.
Әниләр безгә тормыш бүләк иткән, йомшак
кулларында тирбәтеп, бишек җырларын
көйләп үстергәннәр.
28нче ноябрь көнне Әниләр көненә багышлап
балалар концерты булды.Һәр бала үзенең
әнисенә җыр,бию яки шигырь аша изге
теләкләрен җиткерде.
Бәйрәмнәрегез котлы булсын, Әниләр!
-
Әнием турында язам. 26.11.2014

4нче сыйныф укучыларының
әниләр турында иҗат иткән
шигырьләре "Көмеш кыңгырау"
газетасы битләрендә басылып
чыкты.
-
Биектауда фәнни конференция. 24.11.2014

21 ноябрь көнне Биектауда фәнни - практик конференция булды.Культура елы уңаеннан үткәрелгән региональ конференциядә мәктәбебезнең тарих укытучысы Хасанов Мидехат Максудович "Из истории Сабинских мануфактур"дигән тема белән катнашты.
-
5нче көн."Тамчы-шоу"интеллектуаль уен. 21.11.2014

"Салават күпере"һәм "Җиңүчеләр"командалары
арасында "Тамчы-шоу"интеллектуаль уены
үткәрелде. Уен 5 турда үтте. Җиңү "Җиңүчеләр"
командасына елмайды.
-
3нче көн.Минем кадерле әнием. 20.11.2014

Башлангыч сыйныфлар арасында
"Минем кадерле әнием"рәсем конкурсы
үткәрелде.
1урын-А.Ришат
2урын-А.Гөлназ,Г.Рания
3урын-Г.Әдилә,З.Зилә,Ә.Искәндәр,Т.Инсаф
-
4нче көн.Күңелле стартлар. 20.11.2014

Башлангыч сыйныфлар арасында
"Күңелле стартлар"конкурсы
үткәрелде.
"Кока-кола" командасы җиңүгә иреште.
-
"Көмеш кыңгырау"битләрендә 19.11.2014

"Көмеш кыңгырау"битләрендә
7нче сыйныф укучыларының
(җитәкчеләре ДәүләтоваИ.Г.)
көз темасына язылган шигырьләре
басылып чыкты.
-
Уңышларыгыз белән! 19.11.2014

Район күләмендә олимпиадалар башланды.
Экологиядән 8нче сыйныф укучысы СафиевР.Р.
3нче ,7нче сыйныф укучысы СалиховР.Р. 5нче
(укытучысы СафиеваР.Х.)урынны алдылар.
Уңышларыгыз белән тәбрик итәбез.
-
Әти-әниләр белән сөйләшү. 18.11.2014

18-20нче ноябрь көнне 5-9нчы сыйныф
укучыларының әти-әниләре мәктәпкә
килделәр. Барлык фән укытучылары
белән аерым сөйләшүләр үткәрелде.
Әти-әниләр үзләрен борчыган сорауларга
җаваплар таптылар.
-
2нче көн. Китап көне. 18.11.2014

Бу көн укучылар өчен аеруча мавыктыргыч булды.
Китапханәче ДәүләтшинаЛ.В. китап тарихы белән
таныштырды.Соңыннан әдәби викторина,табышмаклар,
кызыклы шигырьләр,әйтемнәр һ.б.белән танышу
булды. "Иң оста шигырь сөйләүче"конкурсы үткәрелде.











