Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422069, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Арташ, ул. Центральная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-47-52 |
| E-Mail: | Sbart.sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большеарташская НОШ" |
| Руководитель: | Гайбадуллин Ильнур Бакиевич |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 21 учащихся |
| У нас учат: | 7 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большеарташская начальная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
Мәктәбебез көрәшчеләре.
22.05.2016
21 нче май көнне Икшермә кадет мәктәбендә көрәш үткәрелде. Мәктәбебездән Ахмадуллин Рифат,Каюмов Нияз,Мөхәммәтҗанов Самат катнашты. Мөхәммәтҗанов Самат 3нче урынга лаек булды. Аны җиңүе белән котлыйбыз.
- "9май-Җиңү көне"рәсем конкурсы 19.05.2016 7нче сыйныф укучысы Хабибрахманов Әлфис Ветераннар оешмасы оештырган "9май-Җиңү көне" рәсем конкурсында катнашып 3нче урынны алды. Җитәкчесе Хабибрахманова Г.Ш.
- "Барабаны играют сбор" 19.05.2016 "Барабаны играют сбор" конкур-фестивалендә "Лучшая поздравительная открытка" номинациясендә 1нче урын,"Компьютерная презентация" номинациясендә 3нче урынны алды. 2015-2016нчы уку елында "Дуслык"балалар оешмасы үткәрелгән чараларда актив катнашкан өчен МАКТАУ ГРАМОТАСЫ белән бүләкләнде.
- Конкурс - фестиваль конкурсында катнаштык 19.05.2016 18нче май көнне мәктәптән 6 укучы, Пионерянең туган көненә багышланган конкурс- фестивальдә катнашты.
-
ВИЧ инфекциясе һәм аны булдырмый калу чаралары 18.05.2016

Бүген 9 сыйныф җитәкчесе Сафиева Р.Х. 7-9 сыйныф укучылары белән
"ВИЧ инфекциясе һәм аны булдырмый калу чаралары" дигән темага
тәрбия сәгате үткәрде. Сыйныф җитәкчесе укучыларга кешелеккә наркомания,
ВИЧ инфекциясе,СПИД кебек афәтләрнең ничек куркыныч булуын аңлатты.
Статистик мәгълүматлар белән таныштырды.Һәр кешедә ихтыяр көче булырга, кешегә иярмичә
үз җавабыңны курыкмыйча әйтә белергә кирәклеген искәртте.
-
"Ышаныч телефонына ничек мөрәҗәгать итәргә" 17.05.2016

1-4 сыйныфларда бүген "Ышаныч телефонына ничек мөрәҗәгать итәргә" темасына тәрбия сәгате үткәрелде.
Башлангыч сыйныф укытучысы Валиева Энҗе Мәхмүт кызы ышаныч телефонының төп бурычлары:
балаларның зарларын тыңлау, тормышта катлаулы һәм авыр хәлләргә юлыккан балаларны яклау,
аларга һәм әти-әниләренә ашыгыч психологик ярдәм күрсәтү, шалтырату аноним һәм бушлай икәнен
кабаттан искәртте. Укучылар темага кагылышлы мультфильмнарны кызыксынып карадылар.
-
17 май - Халыкара балалар ышаныч телефоны көне 17.05.2016

17 май -Халыкара балалар ышаныч телефоны көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан
бүген 6 сыйныф җитәкчесе Әгъләмова Л.И. 5-9 сыйныф укучыларына "Ышаныч телефонына - "Әйе!"
дип әйт" темасына бердәм тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар тәрбия сәгатендә төрле блокларда эшләделәр.
Гомуми блокта Ышаныч телефонының тарихын искә төшерделәр, группаларга бүленеп төрле ситуацияләрне чиштеләр.
Мәгълүмат блогында ышаныч телефоны турында үз фикерләрен җиткерделәр.
-
15 май - Гаилә көне 16.05.2016

Укучыларыбызга кеше тормышында иң
мөһиме гаилә,гаилә членнары арасында җылы мөнәсәбәт,
гаиләдәге кешеләргә карата ихтирам, хөрмәт хисе тәрбияләү
максатыннан бүген мәктәбебездә"Гаилә - җылы учак" исемле кичә үткәрелде.
Кичәдә әниләр, авылыбызда дин сабакларын өйрәтүче Миннегулова
Ризәлә апа катнашты. Кичәдә укучылар башкаруында матур җырлар
яңгырады, Р.Фәхретдиннең "Туганнар әдәбе" өйрәтмәләреннән акыллы
киңәшләр искә алынды.
-
15 май - Бөтендөнья СПИДтан үлгән кешеләрне искә алу көне 16.05.2016

Бүген мәктәбебездә Думаның мәгълүмат комитеты озын тәнәфестә укучыларны
Татарстан Республикасында 15 май - СПИД тан үлгән кешеләрне искә алу көне
уңаеннан билгеләнеп үтелүе турында мәгълүмат бирде. 10-20 май аралыгында
барлык медицина оешмаларында " Үзеңне тикшер! - язгы тестлар үткәрү атналыгы "
акциясе үткәрелүен әйттеләр. Спорт комитеты "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" девизы
белән укучыларга эмблемалар ясаттылар.
-
ВПР по русскому языку 14.05.2016

В 4 классе прошла Всероссийская проверочная работа по русскому языку. Учащимся 4 класса ещё предстоит выполнить работу по предметам математика и окружающий мир.











