Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | г. Рыбно-Слободский район, с.Ямашево, ул. Х.Такташа, д. 1а/422669, Татарстан Республикасы, Балык бистәсе районы, Ямаш авылы, Һади Такташ урамы 1а йорты |
| Телефон: | +7(843)-613-00-15 |
| E-Mail: | SYamash.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ямашевская ООШ" |
| Руководитель: | Багавиев Инсаф Алмазович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 10 |
| У нас учат: | 7 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ямашевская основная общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районның "Ямаш төп гомуми белем мәктәбе" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесы - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Встреча с пожарным инспектором 17.04.2014

Связи с 365 летием пожарной охраны состоялся встреча с государственным инспектором по пожарному надзору Рыбно-слободскогорайона Шафигуллиным А.Г.
- Өлкән инспктор белән очрашу 14.04.2014
-
космонавтика көне
12.04.2014
Космонавтика көне уңаеннан мәктәптә 9 һәм 10 сыйныфлар арасында "Нәрсә, кая, кайчан" дип исемләнгән кичә булды һәм соңыннан беренче космонавт трында филм каралды. Ә чәршәмбе көнне исә викторина сорауларына җаваплар тыңланыр дип өметләнәбез
-
Сәламәтлек көне 08.04.2014

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан мәктәптә төрле чаралар үткәрелде. Көнебез иртәнге зарядкадан башланып китте һәм дәресләрдән соң спорт ярышлары белән тәмамланды. Сәламәтлек көне укытучылар һәм укучылар өченбик файдалы узды.
-
Кошлар көне 08.04.2014

Бүген мәктәбебездә кошлар көне билгеләп үтелде. Укучылар ясаган сыерчык ояларының бер өлеше мәктәп бакчасындагы агачларга эленде , ә бер өлеше Кызыл йолдыз урман хуҗалагына тапшарылды. Мәктәп укучылары урман хуҗалыгына шулай ук көл, нарат һәм каен бөреләре җыеп тапшырдылар. Иң күп бөре җыючы сыйныф итеп "Җидегән йолдыз" исемендәге 7 сыйныф билгеләнде.
-
Яз бәйрәме белән гүзәл затлар! 07.03.2014

Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Сезне, шул җир йөзенең бизәген, халыкара хатын – кызлар көне белән тәбриклибез хөрмәтле коллегалар. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көнне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәйрәм белән сезне кадерлеләребез. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз.
-
Ягез әле егетләр һәм кызлар! 07.03.2014

Бүген югары сыйныф укучылары арасында ягыз әле егетләр һәм кызлар дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәдә катнашучылар үзләрен барлык яктан да уңган булган икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Афәрин егетләр һәм кызлар!
-
Теннис ярышлары 24.02.2014

20 февраль көнне Дельфин спорт комплексында өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда безнең мәктәп укучылары уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 сыйныф укучысы Хайруллин Д.Д.-беренче урын, 7 сыйныф укучысы Низамова И.И.- өченче урын, ә кечкенәләр командасы беренче урын, зурлар төркеме икенче урын. Гомуми нәтиҗәләр буенча Ямаш урта мәктәбе командасы икенче урынга лаек булды.
-
Татарча көрәш ярышлары 24.02.2014

20-22 февраль Биектау районнында Республика күләм татарча көрәш ярышлары булып узды. 10 сыйныф укучысы Багавиев Инсаф Алмаз улы 60 кг. га кадәр авырлык бишенче урынны алып кайтты. Афәрин Инсаф!!! Алга таба уңышлар сиңа!
-
23 февраль Ватанны саклаучылар көне 24.02.2014

22 февраль көнне укучы кызлар коллективы укытучы абыйлар һәм укучы егетләрне бәйрәм белән котладалар.
Хөрмәтле ир-ат укытучыларыбыз һәм укучы егетләребез!
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү - үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
***
Ватанны саклаучылар көне
Чын ирләрнең бүген бәйрәме
Туар таңнарыбыз тыныч булсын
Артсын бәхет-шатлык күләме
Тыныч булсын сезнең күңелегез,
Эшләрегез барсын, гөрләсен.
Гомер буе сезнең йөрәкләрдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Сәламәтлек көч-дәрт ташып торсын.
Ашыкмагыз әле картлыкка
Байлык - муллык телик тагын сезгә
Барча теләк ихлас күңелдән
Телик әйдә тагын саф мәххәбәт
Тормыш яме артсын бүгеннән.
***
Кешелекнең көчле, егәрле
Кавеменең бер вәкиле бит син.
Беләгеңнән көч, йөрәгеңнән
Куәт, егәр китмәсен.
Сезнең янда гына без акыллы,
Сезнең янда гына чибәрләр.
Солдат булган өчен генә түгел
Көн дә кирәк илгә егетләр.











