Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422656, Республика Татарстан, Рыбно - Слободский район, с. Новый Арыш, ул. Восточная, д. 6/Татарстан Республикасы, Балык бистәсе муниципаль районы, Яңа Арыш авылы, Көнчыгыш урамы,6 нчы йорт |
| Телефон: | +7(843)-612-57-82 |
| E-Mail: | Snar.Rs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Ново-Арышская СОШ" |
| Руководитель: | Набиуллин Дамир Хатыпович |
| Год основания учреждения: | 1915 |
| У нас учатся: | 51 учащихся, 12 воспитанников/ 51 укучы, 12 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 20 учителей, 2 воспитателя/20 укытучы, 2 тәрбияче |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Арышская средняя общеобразовательная школа» Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
9 день лагеря "Таң" 05.06.2022

Бүген Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне. Шул уңайдан бүген лагерьда Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көненә багышланган «экологик мозаика»дигән чара үткәрелде. Балалар эколог, экология төшенчәләре белән таныштылар. Кешенең табигатькә ясаган файдасы һәм зыяны турында картиналар буенча әңгәмә үткәрелде. Табигатьне саклау буенча презентация каралды һәм үз фикерләрен белдереп рәсем ясадылар. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. Шулай ук бу көнне "Гатиятулла чишмәсе" нә экскурсия үткәрелде. Чишмә юлында тәрбияләнүчеләр табигать объектларын: елганы, болыннарны, үсемлек берләшмәләрен өйрәнделәр, һаваны күзәттеләр. Чишмәдә су турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерделәр, җырлар җырладылар. Табигатьне саклау безнең төп бурычыбыз!
Сегодня Всемирный день окружающей среды. Связи с этим сегодня в лагере была проведена мероприятия по мероприятие, посвященное Всемирному дню охраны окружающей среды «Экологическая мозаика». Дети познакомились с понятиями эколог, экология. Была проведена беседа по картинам о пользе и вреде человека для природы. Были рассмотрены презентации и сделаны зарисовки по охране природы. Учащиеся искали ответы на интересующие их вопросы. Также в этот день прошла экскурсия на родник «Гатиятулла чишмәсе». По пути на родник воспитанники изучали природные объекты: речку, луг, растительные сообщества, наблюдали за погодой. На роднике вспоминали загадки, пословицы о воде, пели песни. Охрана природы - наша главная задача!
-
8 день лагеря "Таң" 04.06.2022

В пришкольном лагере "Таң" МБОУ “Ново-Арышская СОШ” сегодня восьмой день. Наш день начался как обычно: линейка, зарядка, завтрак. После завтрака собрались на минуту здоровья “Никотин:вред или польза?”. Так как наш день называется “Мы за здоровый образ жизни”. Во время беседы с детьми обсуждали вред курения, опасность алкоголя и наркотических веществ. Посмотрели презентацию “ Бери пример с лучших, и ты увидишь как берут пример с тебя. ”. Вот эту пословицу мы должны запоминать навсегда . “Уңга барсаң авыр, бәхет ишеген ачар, сулга барсаң җиңел, бәхет синнән качар”, - писал наш любимый поэт И. Юзеев. Действительно, быстро и легко поддаваться негативным привычкам. А если человек увлекается с негативными привычками, то он не может быстро пойти по прямому пути. Мы с детства должны знать, что курение, наркотики и другие вредные привычки не приносят пользы. Также говорили о компьютере и ребенке. Мы рассмотрели его полезные и вредные стороны. Провели конкурс рисунков
Яңа Арыш урта мәктәбенең "Таң" лагерында бүген сигезенче көн. Көнебез балаларны барлау белән башланды. Иртәнге линейка, иртәнге аштан соң сәламәтлек минутына җыелдык. Көнебез “Без сәламәт яшәү рәвеше яклы” дип аталганлыктан балалар белән тәмәке тартуның зарары, алкоголь һәм наркотик матдәләрнең куркыныч булуы турында сөйләштек. “Яхшыдан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал” презентация карадык, соңыннан фикер алыштык. Бу мәкальне без бервакытта да онытмаска тиешбез. “Уңга барсаң авыр, бәхет ишеген ачар, сулга барсаң җиңел, бәхет синнән качар”, - дип язган яраткан шагыйребез И.Юзеев. Чыннан да, тискәре гадәтләргә иярү бик тиз һәм җиңел. Ә кеше тискәре гадәтләргә ияреп китә икән, ул тиз генә туры юлга чыга алмый. Сазга бассаң гел төпкә сөйрәгән кебек, кеше дә гел чокырга, баткаклыкка таба тәгәри, тискәре гадәтләргә ияргән очракта, әлбәттә. Шуңа күрә без тәмәкенең, наркотикларның һәм башка начар гадәтләрнең яхшыга итмәвен кечкенәдән белергә тиешбез. Шулай ук компьютер һәм бала турында да сөйләштек. Аның файдалы, зыянлы якларын карап киттек. Укучылар яхшылык. Начарлык, тискәре гадәтләрне чагылдырган рәсемнәр дә ясадылар.
-
7 день лагеря 03.06.2022

На базе Ново-Арышской средней общеобразовательной школы в пришкольном лагере «Таң»» ребята с удовольствием и интересом проводят свои каникулы. Работа в лагере ведется в соответствии с режимом и планом работы. Каждый день посвящен определенной теме. Воспитатели лагеря строят свою работу опираясь на программу лагеря и план-сетку. Сегодня с день “Правила дорожного движения". Ведь сегодня "Всемирный День велосипеда". В связи с этим провели беседу на тему “Будь осторожен на дороге! Повторяли правила езды на велосипеде, проходили инструктаж. Дети пополнили свои знания по использованию велосипеда как транспортное средства и повторяли правилы дорожного движения для пешеходов.Так же говорили о возможных опасностях для пешеходов других транспортных средств. Затем проверили свои знания по велоспорту на стадионе. Сегодняшняя игра помог всем участникам ещё раз закрепить имеющиеся знания и показать свое мастерство при вождении велосипеда.
Яңа Арыш урта мәктәбе базасында эшләүче мәктәп яны “Таң” лагерында балалар күңелле ял итәләр. Лагерь билгеле бер эш режимында эшли. Лагерьның һәр көне төрле темалар буенча үтә. Тәрбиячеләр лагерьның программасына таянып, план-сетка нигезендә төрле чаралар уздыралар. Бүгенге көн “Юл йөрү кагыйдәләре” көне булды. Чөнки, бүген “Бөтендөнья велосипед көне”. Шул уңайдан “Юлда сак бул!” дигән темага сөйләштек Велосипедта йөрү кагыйдәләрен кабатладык, инструктаж үттек. Балалар велосипед һәм башка төрле техникаларның куркыныч тудыру очракларыннан саклану буенча белемнәрен арттырдылар. Җәяүлеләр өчен булган юл билгеләрен кабатладылар. Соңыннан велосипедта йөрү буенча белемнәрен стадионда сынап карадык. Бүгенге уен барлык катнашучыларга булган белемнәрен тагын бер кат ныгытырга һәм велосипедта йөргәндә үз осталыкларын күрсәтергә ярдәм итте..
-
Акция "Внимание- Дети!" 03.06.2022

-
6 день лагеря "Тан" 02.06.2022

Сегоднешний день мы начали так же с утренних гимнастических упражнений. Продолжая страницу здоровья, Гимадеева Г. И. выступила с презентацией на тему “Виды ожогов. Солнечные ожоги. Тепловой удар". Разъяснены меры предосторожности, проведен инструктаж. Вспомнили о мерах защиты от ожогов на солнце. При солнечных ожогах повторяли алгоритм оказания первой медицинской помощи.
Остановившись на взаимоотношениях природы и человека, мы отметили, что в повседневной жизни возможны различные непредвиденные ситуации. Находясь в природе, мы говорили о взаимоотношениях между людьми, между человеком и животными, о взаимопомощи.
Шулай ук иртәнге оештыру эшләреннән соң көнебезне иртәнге гимнастик күнегүләрдән башлап җибәрдек. Сәламәтлек сәхифәсен дәвам итеп “Пешү төрләре. Кояшта пешү. Эссе кагу” дигән темага Гимадеева Г.И. чыгыш ясады, презентация күрсәтте. Саклык чаралары аңлатылды, инструтаж үткәрелде. Кояшта тән пешү, эссе кагуны булдырмс өчен саклану чараларын искә төшердек. Кояшта пешкән очракта беренче медицина ярдәмен күрсәтү күнекмәләрен кабатладык.
Табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә тукталып, көндәлек тормышта төрле көтелмәгән очраклар булырга мөмкинлеген искәрттек. Табигатьтә кеше ярдәменә мохтаҗлар күп икән ләбаса. Табигатьтә булып кешеләр арасында, кеше белән хайваннар арасындагы мөнәсәбәт, бер-береңә ярдәм итү хакында да сөйләштек.
-
Родительское собрание в 5 классе. 01.06.2022

-
Бакчабызда "Сау бул, бакчам" чыгарылыш кичәсе үткәрелде 01.06.2022

-
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне! 01.06.2022

-
5 день лагеря "Тан" 01.06.2022

Уррааа!!! Первый день лета!!! Первый день каникула!!! День защиты детей!!! Столько радостных событий - все в один день!!! Очень веселый, радостный, полный положительных эмоций и незабываемых впечатлений лагерьный день! Веселые игры, танцы, песни и смех, демонстрация способностей каждого ребенка - такова программа нашего сегоднешнего дня! Сегодня был организован развлекательные игры на стадионе. Затем под названием” Счастливое детство ". каждая группа давала концертные номера. Команды” Балачак“,” Дуслык “ и ” Гөлләр " поздравили друг друга с праздником и показали отдельные концертные номера. Выступающих приветствовали бурными аплодисментами. На тему” Яркое детство " мы сделали рисунки на асфальте. Молодцы ребята, вы же можете! Будьте счастливы!
Уррааа!! Җәйнең беренче көне. Каникулның беренче көне!! Балаларны Халыкара яклау көне!!! Бер көнгә никадәр шатлыклы мизгелләр!!! Шатлыклы хисләр, күңелле кичерешләр белән тулы лагерь тормышы дәвам итә. Стадионда күңелле уеннар оештырылды. Соңыннан “Җырлы-моңлы балачак” исеме астында төркемнәр концерт номерлары күрсәттеләр. “Балачак”, “Дуслык” һәм “Гөлләр” командалары бер-берсенә бәйрәм белән котлап аерым концерт номерлары күрсәттеләр. Чыгыш ясаучыларны көчле алкышлар белән яратып тыңлап утырдык. “Ямьле балачак” темасына асфальтка рәсемнәр дә ясадык. Афәрин балалар, булдырасыз бит! Молодцы! Бәхетле булыгыз Күңелле уеннар, җырлар, һәр баланың сәләтен күрсәтү – барысы да лагерьда күрсәтелде. -
4 день лагеря "Тан" 31.05.2022

Бүген лагерьда зур вакыйга – Тегермәнлек пожар сүндерүчеләре белән очрашу булды. Алар безгә тулы состав белән зур пожар сүндерү машинасында килделәр. Очрашу барышында укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырдылар. Янгын -кеше сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч, ул гадәттән тыш хәл. Ә гадәттән тыш хәл вакытында иң мөһиме – югалып калмау, дөрес эш итү. Шулай ук янгын килеп чыгу сәбәпләре, янгын вакытында саклану чаралары турында да сөйләде. Хәбәр итү өчен телефон номерларын да искә төшерделәр. Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Шулай ук су сиптерү ничек оештырылганын күрсәттеләр. Үз профессияләренең бик җаваплы һәм куркыныч булуы турында әйтеп үттеләр, балалар белән фотога төштеләр. Очрашу бик кызыклы һәм файдалы булды
Сегодня в лагере состоялось важное событие – встреча с пожарными. Они приехали к нам в полном составе на большой пожарной машине. В ходе встречи они ознакомили детей с правилами пожарной безопасности. Пожар - опасное для здоровья и жизни человека чрезвычайное происшествие. А во время ЧС главное – не растеряться, действовать правильно. Также он рассказали о причинах возникновения пожара, средствах защиты при пожаре. Для оповещения вспомнили номера телефонов. В заключение дети получили ответы на интересующие их вопросы. Та же показывали, как устроен пролив. Они отметили, что их профессия очень ответственная и опасная. Встреча была очень интересной и полезной.










