• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №42 имени Героя России Д.Р.Гилемханова" Приволжского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 420141, г. Казань, ул. Комиссара Габишева, д. 27А
Телефон: +7(843)-263-08-34;+7(843)-263-08-44;+7(843)-263-08-24
E-Mail: s42.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Школа №42 имени Героя России Д.Р.Гилемханова"
Руководитель: Насыбуллина Светлана Евгеньевна
Год основания учреждения: 1981
У нас учатся: 1395 обучающихся, из них 33 иностранных граждан
У нас учат: 70 педработников, из них 65 учителей

Новости школы №42

Рәхмәт сиңа, Әлифбам!

Опубликовано: 30.04.2014

Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

Әйе, бүгенгедәй күз алдымда, әле кайчан гына  туган авылым - Түбән Аташның кечкенә мәктәбендә  Әлифба бәйрәмебезне үткәргән идек. Баксаң, инде бу вакыйгадан соң  16 яз, җәй, көз һәм кыш үткән. Күпме утлар-сулар кичелгән, алда биек таулар булып торган максатларга ирешелгән. Сабакташларымның күбесе инде тормышта үз юлын табып,  гаилә корып, балалар тәрбияли.

Безне укырга, язарга, сөйләргә, саннар белән эш итәргә өйрәткән, гомумән, зур тормышка әзерләгән  беренче укытучыбыз - Нәфия апа Нәгыйзь кызы бүгенге көнгә кадәр күңел түрендә изге фәрештә булып калган.

Язмышка язылганны алдан күреп булмый шул... Кичәге Нәфия апабыз урынында бүген мин үзем басып торам. Тирә - ягымда беренче сыйныф укучылары гөр килеп шигырь сөйләргә әзерләнә. Ә залда әлеге сабыйларның әти - әниләре, әби - бабайлары җыелган.

Әлбәттә, бүгенге бәйрәмгә  килеп җиткәнче урау юллар аша узарга туры килде. Без укучылар белән хәрефләр танырга, хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәндек. Кыскасы, хәзер сезнең алда кечкенә балалар түгел, ә укый, яза, җырлый, бии, шигырь сөйли белгән укучылар басып тора. Монда инде укытучы, укучы, әти-әниләрнең барыбызның да тырышлыгы бар. Шуның өчен Әлифба бәйрәме һәммәбез өчен дә зур тантана. Бәйрәмебез котлы булсын!

Сүзем күптән түгел генә шәһәребезнең 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә шаулап-гөрләп үткән “Рәхмәт сиңа, Әлифбам!” - дип аталган әдәби-музыкаль кичә турында.

Бәйрәмне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Вәлиева Лира Габдрахман кызы, Хакимова Алисә Дамир кызы һәм Раянова Регина Рәфис кызлары әзерләде. Зал искиткеч матур итеп шарлар, плакатлар белән бизәлгән иде, беренче сыйныф укучылары тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуларына карамастан, матур һәм сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде, җырлар җырладылар. Аеруча, Дәүләтшина Диана туган илгә мәхәббәт хисләрен чагылдыра торган  халык җыры  “Шома бас” җыры белән өлкәннәрне куандырды. Биюче кызлар Мәликә, Ильвина һәм Камилә да сынатмады.

Бигрәк тә игътибарны җәлеп иткәне, Нигъмәтҗанов Харис абый җитәкчелегендә, “Курайчы”лар төркеме җыры булды. Өченче сыйныф  укучылары үзләре курай, гармунда уйнап,  моңлы җырлар җырлады. Гармунчыларның берсе вьетнам кызы булуы  тагын да  күңелне күтәрде. 

Кичәбез азагында Г.Тукайның  туган  тел  гимнына әйләнгән “Туган тел”  җыры аяк–үрә балалар һәм укытучылар тарафыннан яңгырады. 

 Рус мәктәбе булуына карамастан, туган телебезне хөрмәт иткән,  борыннан килгән рухи байлыкны, гореф-гадәтләрне, телне сакларга тырышкан укучылар укый биредә.   Әлеге залда утыручы әти-әниләр дә  шушы хакта уйланып, шатланганнардыр.

                Әйе, теле барның – юлы бар. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр!

     Газиз туган телебез– татар теле киләчәктә дә балкып чәчәк атар дигән теләктә каласы килә...

 

     Казан шәһәре Идел буе районы 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  һәм Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегенең 1 курс магистранты Раянова Регина.



К списку новостей