МАДОУ "Детский сад № 307 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420059, г. Казань, ул. Ботаническая, д. 21 |
| Телефон: | +7(843)-277-41-06 |
| E-Mail: | madou.307@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад №307" |
| Руководитель: | Валеева Фирдаус Тимершаиховна |
| Год основания учреждения: | 1972 |
| У нас учатся: | 123 воспитанников, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 13 педагогов |
МАДОУ "Детский сад № 307 комбинированного вида с воспитанием и обучением на татарском языке" Приволжского района г.Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сау бул, бакча! 23.05.2026

Бүген без бакчабызның иң акыллы, уңган, булдыклы балаларын мәктәпкә озаттык. Шатлыклы да һәм бераз гына ямансу да булган бәйрәм- барыбызның да күделенә хуш килде! Без аларга бары тик уңышлар, аяз күк йөзе, гел яхшы билгеләргә генә укуларын теләп калабыз.Юлларыгызга ак җәймә сезнең балалар!
Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу,- олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
-
15 май-Гаилә көне! 15.05.2026

-
Шома бас! 14.05.2026

Безнең бакчабыз бәйрәмнәргә бик тә бай. Менә бүген дә,инде традициягә кергән бию бәйрәме булып узды. Бу "Шома бас" дип аталган бию түгәрәгенә йөрүче балаларның елы буена өйрәнелгән биюләреннән торган зур еллык концерты иде. Дөрес, без аны "БӘЙРӘМ" дип атыйбыз! Чөнки балалар да, әти- әниләр дә, тәрбиячеләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр бу кенне. Ләкин шундый зур нәтиҗәләргә ирешер өчен, безгә елы буена нык кына тир түгергә туры килде. Ә без торыштык һәм күңелле кенгә килеп җиттек!!!
-
Бөек Җиңү көне! 08.05.2026

Бөек Җиңү безгә килде диеп
Шатлык белән тибә йөрәкләр.
Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч
Гомерегез озын булсын
Безнең сезгә шундый теләкләр.
Хөрмәтле ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, бүгенге көн яшьләре һәм балалары! Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!
-
Тукайның туган көне! 27.04.2026

Туган телеңне җырлыйбыз,
Кечкенә булсак та без.
Әкиятләреңне тыңлап
Сабаклар алабыз без!
И туган тел, и матур тел!
Безнең тел изге тел ул.
Әткәм- әнкәм, әби- бабам,
Тукаемның теле ул!
-
Язгы җыештыру эшләре. 18.04.2026

Хөрмәтле бакча хезмәткәрләре! Сезне 25 апрель көнне бакча тереторриясен җыештырыга чакырабыз! Барыгыз да хезмәткә!!!
-
Космонавтика көне 13.04.2026

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте.
Кораб җиһанга күтәрелеп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты.1962 елның 9 апрелендә СССР Югары Советы Президиумы указы нигезендә Космонавтика көне булдырыла. Ә 1968 елдан ул дөньякүләм бәйрәмгә әверелә.
-
Хуш киләсең Нәүрүз!!! 20.03.2026

Бакчабызда Нәүрүз бәйрәме - 21 мартта була.
Тып-тып тама тамчылар
Җырлап бәйрәм көенә,
Бәйрәм бүген, диеп, хәттә
Тамчылар да, сөенә.
Кызкайлар, дускайлар
Җитте ич Нәүрүз айлар,
Эшегезне ташлагыз
Бәйрәмгә ашыгыгыз.
-
Уважаемые родители!
17.03.2026
Уважаемые родители!
С 01 апреля 2026 года начнется комплектование детских садов г.Казани на новый 2026-2027 учебный год.
Направление ребенка в детский сад необходимо отслеживать в личном кабинете на Портале государственных услуг РФ.
Статус заявления «Направлен в ДОУ» означает, что в течение 30 дней со дня присвоения данного статуса, необходимо обратиться к руководителю детского сада.
Рекомендуем предварительно позвонить по номеру телефона детского сада для согласования времени личного приема.
В случае, если до 15 апреля ребенок не получил направление в детский сад, рекомендуем родителям позвонить по телефону «горячей линии»
223-22-10 или обратиться к специалисту в районный отдел образования.
«Горячая линия» работает с понедельника по пятницу с 9.00 до 17.00 (перерыв на обед с 12.00 до 13.00).
Прием специалиста по вопросам устройства ребенка в детский сад в районном отделе образования осуществляется ежедневно с 10.00 до 17.00 (перерыв на обед с 12.00 до 13.00).
Детский сад планирует принять детей возрастной категории
от 6 мес. до 1 года -__0____ детей,
от 1 года до 1,5 лет - __0____ детей,
от 1,5 лет до 2 лет - __15____ детей,
от 2 до 3 лет - __12__ детей,
от 3 до 4 лет - __4___детей,
от 4 до 5 лет - __0___детей,
от 5 до 6 лет - __4___детей,
от 6 до 7 лет - __0___детей.
-
Ямьле яз, ягымлы Хатын - кызлар бәйрәме! 07.03.2026

Бакчабызда гүзәл затларның бәйрәмнәре гөрләп узды. Балаларыбыз әниләргә, әбиләргә үзләренең җыр - биюләрен, матур- йөрәктән чыккан сүзләрен җиткезделәр. Бәйрәм бик күңелле узды.







