МБОУ «Татарско-русская средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Приволжского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул. Братьев Касимовых, 14 |
| Телефон: | +7(843)-224-13-89;+7(843)-229-44-04 |
| E-Mail: | s10.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №10" |
| Руководитель: | Нургатина Алсу Рамилевна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 915 учащихся, из них 14 иностранных граждан |
| У нас учат: | 43 педагога |
Новости школы №10
Спартакиада-2017
Опубликовано: 18.09.201715нче сентябрь көнне 35нче лицей базасында Идел буе һәм Вахит районы укытучылары арасында “Спартакиада - 2017” үткәрелде. Әлеге көн үзенә күрә бер бәйрәм рухында узды. Безнең мәктәп данын яклап иң актив һәм курку белмәс укытучыларыбыз да бик теләп катнашты. Һәр ярышка теләп, җанны биреп ярыштылар алар. Җиңүдә генә түгел хикмәт, ә катнашуда һәм бердәмлектә. Безнең команда нәкъ менә бердәмлеге һәм бер-берсенә көч биреп торуы белән аерылып торды. Әлеге ярышның нәтиҗәсе җиңүгә караганда да татлырак: ул безнең коллективны туплады, бердәм итте.
К списку новостей













