Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
«Татар кызы, Татар егете - 2025» шәһәр бәйгесе
Опубликовано: 09.12.2025 2025 нче елның 8 нче декабрендә Ленин исемендәге мәдәният йортында «Татар кызы, Татар егете - 2025» бәйгесенә йомгак ясалды. Бер сәхнәдә Казанның җиде районыннан килгән 8 егет һәм кыз, милләтебезнең матурлыгын һәм зәвыгын күрсәтеп, җиңү өчен көч сынашты.
Бәйге югары сыйныф укучыларының сәләтләрен үстерү, аларда татар халкының бай мирасына кызыксыну уяту һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уза. Бәйге дәвамында егетләр һәм кызлар татар телен камилләштерә, әлегә кадәр белеп бетермәгән йолаларны, җырлар, биюләрне үзләштерә.
«Татар кызы, Татар егете - 2025» бәйгесенең Гран-при ияләре – Идел буе районының 18 нче гимназия укучысы Галиев Кәрим һәм Вахитов районының 116 нчы лицей укучысы Әхмәтҗанова Әминә. Идел буе районы 83 нче лицей укучысы Сабирова Мәрям 1 нче урын, Вахитов районы 116 нчы лицей укучысы Нигматуллин Динияр 3 нче урынны яулады.
Чын күңелдән укучыларыбызны әлеге җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез! Афәрин!
К списку новостей













