• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам

Визитная карточка

Адрес: г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6
Телефон: +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14
E-Mail: VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам
Руководитель: Зигангерова Миляуша Василовна
У нас учат: 12 методистов

Новости методического отдела

Вахитов һәм Идел буе районнарының милли эшләр буенча директор урынбасарлары һәм методик берләшмә җитәкчеләренең секция утырышы

Опубликовано: 26.08.2025

       25 нче август көнне Казан шәһәренең 186 нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда август киңәшмәсе кысаларында «Хәзерге заман белем бирү киңлегендә туган тел: мәсьәләләр, казанышлар һәм перспективалар» темасына Вахитов һәм Идел буе районнарының милли эшләр буенча директор урынбасарлары һәм методик берләшмә җитәкчеләренең секция утырышы узды. Утырышны мәгариф бүлегенең Милли эшләр буенча методисты Самойлова Ләйлә Әхмәдулла кызы «Педагогның һөнәри компетентлыгын арттыру ысулы буларак һөнәри бәйгеләрнең нәтиҗәсе һәм милли мәгарифне үстерүдә проектлар эшчәнлеге» темасына чыгыш белән башлап җибәрде. «2024-2025 нче уку елында Вахитов һәм Идел буе муниципаль районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе эшчәнлеге» темасына ассоциация җитәкчесе Габдинова Зилә Әфтах кызы чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ассоциация тарафыннан уздырылган чараларның укытучылар өчен ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын ассызыклады һәм алдагы уку елындагы чараларда актив катнашырга өндәде. Шулай ук «Укучыларны БДИ га ничек әзерләргә» темасына БДИ га әзерлек буенча  консалтинг җитәкчесе Борисова Римма Владимир кызы, «Күп мәдәниятле мөхиттә туган телләрне укыту һәм тәрбия бирүдә заманча технологияләр» темасына 27 нче гимназиянең  милли эшләр буенча директор урынбасары Гыйләҗева Гөлфия Рамил кызы чыгышларын тәкъдим иттеләр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Аббязова Лилия Ринат кызы «Вахитов һәм Идел буе районнарында милли мәгариф үсеше: стратегик юнәлешләрдән конкрет нәтиҗәләргә» темасына чыгышы белән үткән уку елы эш нәтиҗәләре һәм киләсе уку елына булган бурычлар белән таныштырды. Район методик берләшмә эшчәнлегендә актив катнашкан укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Киңәшмә эшлекле, яңалыкларга бай һәм файдалы булды.



К списку новостей