Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Бөтенроссия белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары бәйгесе
Опубликовано: 28.03.20252025 нче елның 26-27 нче мартында Казан шәһәре Вахитов районы К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәп базасында белем бирү оешмаларының һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы уздырылды. Конкурсның максаты - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату. Бәйгенең йомгаклау этабында 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 татар теле укытучысы, 8 рус теле укытучысы, 7 чуваш теле укытучысы, 3 мари теле укытучысы, 3 удмурт теле укытучысы һәм 1 мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан туган тел һәм әдәбият укытучылары катнашты. Укытучылар ике көн дәвамында көч сынаштылар, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2025 нче елның 27 нче мартында «Хөррият» кафесында Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин, ТР Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре катнашында узды. Безнең районыбыз данын 21 нче гимназиянең югары категорияле туган тел укытучысы Хәбибрахманова Минзилә Мөдәрис кызы яклады. Минзилә Мөдәрис кызы уңышлы чыгыш ясап, 16 укытучы арасында лауреат исеменә лаек булды. Бу безнең өчен зур горурлык. Минзилә Мөдәрисовнага алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей













