Учебно-методический сектор Информационно-методического отдела МКУ "Управление образование ИКМО "Город Казань" по Вахитовскому и Приволжскому районам
Визитная карточка
| Адрес: | г.Казань, ул.Братьев Касимовых, д.6 |
| Телефон: | +7(843)-224-52-74;+7(843)-224-33-14 |
| E-Mail: | VahPriv.umsimo@tatar.ru, imcpriv2008@yandex.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Сектор ИМО по Вахитовскому и Приволжскому районам |
| Руководитель: | Зигангерова Миляуша Василовна |
| У нас учат: | 12 методистов |
Новости методического отдела
Балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу
Опубликовано: 13.04.2017Бүген 2017 нче елның 13 нче апрелендә Казан шәһәре Идел буе районы 173 нче мәктәбендә балалар шагыйрәсе Йолдыз Әдип кызы Шәрәпова белән очрашу узды. Очрашуга кунак булып Идел буе районы китапханәчеләре һәм Вахитов һәм Идел буе мәгариф бүлеге методисты Исхакова Л.М да килгән иде. Иҗади очрашуны Идел буе районы 173 нче номерлы мәктәпнең китапханәчесе Шайдуллова Фәния Каримулла кызы һәм милли эшләр буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайруллина Гөлсинә Гомәр кызы алып барды.
Бу елның 10 нчы апрелендэ Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулды. Кичәне оештыручылар шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар. Соңрак укучылар шагыйрәгә иҗаты турында сораулар бирделәр.
Кичәнең икенче өлешендә балалар арасында шигырь сөйләү конкурсы булып узды. Балалар Йолыз Шәрәпованың берсеннән-берсе кызыклы шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Аларга шагыйрә үзе бәя бирде. Балаларның туган телләрендә яратып чын күңелдән сөйләнгән шигырьләре барыбыз өчен дә сөенеч булды. Балалар китап белән дуслыкларын гомер буе югалтмасыннар иде.
Шагыйрә Йолдыз Шәрәпованы гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез! Аңа балаларны эчтәлекле, кызыклы иҗат җимешләре белән сөендерүе өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.
К списку новостей













