Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423009, Республика Татарстан, Нурлатский район, с.Степное Озеро, улица Школьная, дом 21 / Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Бикүле авылы, Мәктәп урамы, 21 йорт, 423009 |
| Телефон: | +7(843)-454-63-47 |
| E-Mail: | SStozer.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Степноозерская ООШ" |
| Руководитель: | Валиева Нурдида Габдульхаковна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 21 учащихся / Бездә укыйлар: 21 укучы |
| У нас учат: | 12 учителей / Бездә укыталар: 12 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Степноозерская основная общеобразовательная школа» Нурлатского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы "Бикүле төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Бетенроссия флеш-мобы "Җиңү көне!" 08.05.2018

Бикүле төп гомуми укучылары Бетенроссия флеш-мобында катнаштылар
-
"Ветеранны котла!" 06.05.2018

Бикүле төп гомуми белем мәктәбе "Елмаю" СМС-дети отряды тыл ветераны Рәхматуллина Саймә Ибраһим кызын Җинү көне белән котладылар.
-
Бетенроссия флешмобы "Җиңү вальсы!" 05.05.2018

Бикүле төп гомуми белем мәктәбе укучылары Бетенроссия флешмобы "Җинү вальсы!"ндакатнаштылар.
-
Барыбыз да өмәгә!!!
28.04.2018
28 апрельдә Бикүле мәктәбендә тирә-як мөхитне тазарту буенча экологик өмә үтте. Мәктәп укучылары, укытучылар һәм эшчеләр мәктәп территориясенчүп-чардан тазарттык. Эшне башлар алдынан балалар белән хәвефсезлек кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде. Беркем дә изге эштән читтә калмады. Экологик өмәләр әле дәвам итәчәк.
-
Тукай әсәрләре буенча конкурс
28.04.2018
Кәкре Атау авылында урнашкан мәктәпнең филиалында Г.Тукай әсәрләренә багышланган конкурс булып үтте. 1 урынны 4 сыйныф укучыларының "Туган авыл" шигыре буенча кулдан ясалган эшләре яуланы.
-
Мәктәптә Тукай бәйрәме 26.04.2018

Яз җитү белән Бикүле төп мәктәбендә бөек Тукай туган көнен үткәрүгә әзерлек башлана. Традиция буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Латыпова Н.Г. сөекле шагыйребезгә багышлап тантаналы кичә үткәрде. Бәйрәмдә укучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Чара "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды
-
Җиңү бәйрәме әзерлек
21.04.2018
Иң матур һәм иң моңсу бәйрәмнең берсе - Җиңү көне якынлаша. Май аенда бөтен ил халкы тынычлык һәм ирек бүләк иткән сугыш ветераннарын хөрмәтли, һәлак булганнарны искә ала. Бикүле мәктәбендә 9 май-Җиңү көненә әзерлек эшләре бара. Бәйрәмгә “Батырларга мәңгелек дан!” дип аталган музыкаль монтаж әзерләнә. Укучылар укытучылар җитәкчелегендә Бикүле авылы һәйкәлен чистарттылар.
-
Республиканское родительское интернет- собрание/ Интернет ата-аналар җыелышы 12.04.2018

Интернет ата-аналар җыелышы /Республиканское родительское интернет- собрание
Хөрмәтле әти-әниләр! 13 нчеапрельдә 11.00 дән 12.30 га кадәр Республикакүләм интернет ата-аналар җыелышы була. Җыелышның он-лайн трансляциясенкарарга рәхим итегез.
Уважаемые родители! 13 апреля с 11.00 до 12.30 часов состоится Республиканское родительское интернет- собрание. Тема родительского собрания: » Можно ли на ЕГЭ идти с удовольствием».
-
"Гагаринский урок" / "Гагарин дәресе" 12.04.2018

12 апрельдә Бикүле мәктәбендә Хәмәтҗанова Ә.Ю. "Гагарин дәресе " үткәрде Ул кызыклы формада укучыларга космонавтиканың тарихын сәйләде. Космонавтика көненә багышлап башлангыч сыйныф укучылары матур рәсемнәр ясадылар.
-
Отряд «ЮИД» / «ЮИД» отряды 07.04.2018

Бикүле мәктәбендә,балалар иминлеген саклау максатыннан, ЮИД отряды эшләп килә. Отряд членнары юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәләр, укучыларга юл хәрәкәте иминлеген пропагандалыйлар, конкурсларда катнашалар. ЮИД отряды вәкилләре »Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнаштылар, «Иң яхшы ЮИД отряды» номинациясендә 3 урын алдылар.







