Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Иглайкинская средняя общеобразовательная школа Нурлатского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423007, Республика Татарстан, Нурлатский муниципальный район, с. Новое Иглайкино, ул. Чапаева, д. 22 / 423007, Татарстан Республикасы, Нурлат муниципаль районы, Яңа Иглай авылы, Чапаев урамы, 22 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-453-36-19 |
| E-Mail: | Noviglai.Nur@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Иглайкинская СОШ" |
| Руководитель: | Галеева Лилия Гаязетдиновна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 38 / Бездә укыйлар: 40 укучы |
| У нас учат: | 14 / Бездә укыталар: 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ново-Иглайкинская средняя общеобразовательная школа Нурлатского муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Яңа Иглай урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Мәктәбебез командасы быел да җиңүче 12.05.2018

12 нче май көнне мәктәбебез базасында якташыбыз, танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов истәлегенә традицион футбол турниры үтте. Быел турнирда 10 команда катнашты. Мәктәбебезнең футбол командасы быел да беренчелекне берәүгә дә бирмәде. Икенче урынны – Якушкино, өченче урынны Егоркино командалары яулады. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Яңа Иглай урта мәктәбе укучысы Рәсүл Маняпов, иң яхшы сакчысы дип Егоркино урта мәктәбе укучысы Виктор Мандрейкин, иң яхшы капкачысы дип Якушкино урта мәктәбе укучысы Никита Федоров табылды.
-
Сәләтле бала – ил байлыгы 10.05.2018

10 нче май көнне Нурлат гимназиясендә сәләтле балалар слёты узды. Анда фән олимпиадаларында, фәнни-гамәли конференцияләрдә җиңүчеләрне һәм аларның остазлары - педагогларны котладылар. Мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Валитов Ислан да бу чарада катнашып, Мактау грамотасына һәм истәлекле бүләккә ия булды.
-
Бөек Җиңү бәйрәме белән! 09.05.2018

9 нчы май көнне укучыларыбыз "Ул көннәрнең даны мәңгелек!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль монтаж куйдылар. Мәктәп укучылары ветераннарны котладылар, алар хөрмәтенә концерт күрсәттеләр. Быелгы бәйрәмгә тыл ветераннары белән бергә сугыш чоры балалары да чакырылды. Аларны Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы Ханяфиев Илнур Харис улы чын күңелдән бәйрәм белән котлады. Сүз шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесенә дә бирелде. Маняпов Линар Нурислам улы да бәйрәмгә килгәннәрне Җиңү көне белән тәбрикләде. Киләчәктә дә аларга сәламәтлек, озын гомер теләде. Бәйрәм мәктәптә чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәмгә килгән һәрбер кеше дә митингтан һәм чәй табыныннан бик канәгать булып киттеләр.
-
Мәктәбебез кызлары футбол кырында ярышты 05.05.2018

5 нче май көнне район мәктәпләрендә белем алучы кызлар командалары арасында Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге кубогына беренче тапкыр футбол ярышлары үтте. Мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган ярышларда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 11 кызлар командасы катнашты. Беренче турнирда җиңүне шәһәрнең 8 нче номерлы мәктәбе яулады. Икенче урынга – Каравыл Тавы мәктәбе командасы, өченче урынга – мәктәбебез командалары лаек булды. Кызларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк! 16.03.2018

16 нчы март көнне мәктәбебезнең 3-4 нче сыйныф укучылары Иске Чаллы урта мәктәбендә үткәрелгән “Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!” дип исемләнгән спорт уеннарының куст этабында катнашып, 3 нче урынга лаек булдылар.
-
Язгы мәрхәмәтлелек атнасы 13.03.2018

“Язгы мәрхәмәтлелек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы #Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында мәктәбебездә 13 нче март көнне баллы ярминкә үтте. Укучылар, укытучылар бу чарада бик теләп катнаштылар. Ярминкәдән җыелган керем мәрхәмәтле эшләргә тотылачак.
-
Зур гаилә уеннары 10.03.2018

10 нчы март көнне районыбызның барлык мәктәпләре катнашында М.Е. Сергеев исемендәге гимназиядә оештырылган “Зур гаилә уеннары” республика проектының муниципаль этабы “ГТОны бөтен гаилә белән” исеме астында үтте. Бу проектта мәктәбебезнең Хәнәфиевлар гаиләсе катнашып, Мактау грамотасына ия булдылар.
-
Команда сынатмады 21.02.2018

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 21 нче февраль көнне Нурлат шәһәренең 9 нчы номерлы мәктәбендә “Строй һәм җыр смотры” конкурсының район туры узды. Бу турда да безнең мәктәп укучылары командасы сынатмады, 2 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Уңышларыгыз дәвамлы булсын!
-
“Строй һәм җыр смотры” конкурсы 14.02.2018

14 нче февраль көнне Яңа Иглай урта мәктәбендә “Строй һәм җыр смотры” конкурсының куст туры узды. Чарада Киекле, Кизләү, Урта Камышлы, Иске Чаллы, Андреевка мәктәпләре көч сынашты. Традициягә әйләнгән әлеге чара укучыларда ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбияләү максатыннан оештырылды.
-
"Горячая линия" по вопросам поступления в 1 класс 13.02.2018

С целью выявления и анализа системных проблем в сфере реализации прав детей на образование и оказания гражданам консультативной помощи по вопросам поступления детей в 1 класс, 19 февраля 2018 года с 9.00 до 18.00 в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан будет организована работа «горячей линии» по телефонам 8(843) 236-61-26, 236-61-24, 236-61-49.











