• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №27 с углубленным изучением отдельных предметов»Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Менделеева, дом 37 А
Телефон: +7(855)-541-04-23
E-Mail: sch27.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ№27" НМР РТ
Руководитель: Шарапов Раис Салихович
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 997, из них иностранных граждан - 0.
У нас учат: 63

Новости школы №27

“Өлешемә төшкән көмешем”

Опубликовано: 13.01.2016

Яңа ел бәйрәме хезмәттәшебез  Рәйнә Кирам кызы Ситдыйкова өчен икеләтә шатлыклы булды.  Казанда,  “Милли китап” нәшриятендә аның беренче китабы – “Өлешемә төшкән көмешем” дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Рәйнә Ситдыйкова күп еллар буе шигырьләрен үзе өчен генә язган, күңелендәге хис-кичерешләрен, үзен борчыган уй-фикерләрен  ак кәгазьгә төшергән. Мәктәптә үткәрелгән бәйрәмнәргә, конференцияләргә, төрле бәйгеләргә, төрле чараларга багышлап, Рәйнә Ситдыйкова шигырьләр иҗат итә. Соңгы елларда аның язмалары җирле матбугатта да басыла башлады.

“Өлешемә төшкән көмешем” дип аталган шигырьләр җыентыгында  урын алган 121 шигыре – кулъязма дәфтәргә язылганнарының бик аз өлеше генә. Әлеге шигырьләр “Илем... Җирем... Халкым...”, “Тукай теле – туган тел”, “Тынгысыз уйлар” һәм “Чын мәхәббәт” темаларына бүлеп урнашырылган.  Алар гади, бер укуда ук күңелгә кереп кала торган. Тукайга, туган телебезгә багышланган шигырьләре күпләребезне уйландырырлык итеп иҗат ителгән. Автор фәлсәфи темаларга, сәясәт һәм башка “модалы” юнәлешләргә кагылмый, аның стиле үзенчәлекле, теле халыкчан. Китапка язган кереш сүзендә шагыйрь  Гәрәй Рәхим болай ди: “Табигый тавышлы шагыйрә. Ул  шигырьдә гайре табигый гыйбарәләр, катлаулы фәлсәфи нәтиҗәләр, әдәби уңай, я булмаса күңел кабул итми торган “изм”нар эзләми, тормышны ничек булган шулай күзәтә, ничек булган шулай тасвирлый.”

 

Ачык төсләр белән зәвыкле итеп бизәлгән бу китапның гомере озын булсын, ә авторның иҗаты яңа әсәрләр  белән баесын!



К списку новостей