муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-545-05-10 |
| E-Mail: | S10.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" НМР РТ |
| Руководитель: | Бликин Андрей Иванович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 1009 учеников |
| У нас учат: | 57 педагогических работников |
Новости школы №10
Әниләр көнен билгеләп үтик!
Опубликовано: 28.11.2015Әниләр көнен билгеләп үтәргә 1988 елда Алефтина Апарина тәкъдим иткән булган. Ул вакытта Алефтина Апарина Дәүләт думасында хатын-кызлар, гаилә, яшьләр эшләрен җитәкләгән. Әниләр көнен – дәүләт бәйрәме итеп, РФ презеденты Борис Ельцин кул куйган булган.
Беренче тапкыр әниләр бәйрәмен ныклап торып 1999 нчы елда уздырганнар һәм ул россиялеләр өчен иң яраткан 5 бәйрәм арасына кергән. Әниләр көнен ноябрьнең соңгы атнасында, якшәмбе көнне билгеләп үтәләр.
Бу бәйрәмне төрле кеше төрлечә уздыра. Кемдер өендә тәмле ризыклар пешереп, бергәләп утырып ашыйлар. Кемнәрдер телевизордан бәйрәм уңаеннан күрсәтелгән концертлар карыйлар һәм әниле, әбиле булуларына сөенеп туя алмыйлар. Кемдер үзенең әни булуы белән горурлана. (Әни була белү-ул зур профессия!) Кемдер әниләрен искә төшереп, күчтәнәчен алып, кунакка кайтып килә. Җылы сүзләре белән аларны куандыралар.
Әни өчен 60 яшьлек баласы да бала булып кала! Ялгыш егылсаң да “Әни!”, -дип кычкырасың. Берәр җирең авыртса да телдә: “Әни!”. Әниләр турында бәетләр, легендалар, шигырьләр, җырлар, мәкальләр тикмәгә тумагандыр. Әниләр булганда гына җирдә яшәү рәхәт, күңелле. Алар булмаса, тормышның тәме, яме калмый, тормышның “кара болытлары”, “кара урманнары” , “кара полосалары” күбәя.
Әниләрне ешрак искә алыйк! Рәнҗетмик, авыр сүзләр әйтмик! Аларга гел булышып яшик. Исән чакта һәр көннең кадерен генә белеп яшик!
К списку новостей














