муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-545-05-10 |
| E-Mail: | S10.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" НМР РТ |
| Руководитель: | Бликин Андрей Иванович |
| Год основания учреждения: | 1973 |
| У нас учатся: | 1009 учеников |
| У нас учат: | 57 педагогических работников |
Новости школы №10
III Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесендә зур җиңү
Опубликовано: 27.04.2013
23-26 нче апрельдә Казанда “Тукай варислары” исемендәге III Бөтенроссия нәфис сүз осталары бәйгесенең йомгаклау туры узды. Бу конкурста безнең мәктәптән 4а сыйныф укучысы Нәбиуллина Зәлия катнашты. Аның җитәкчесе Нуруллина Р.Ф. була. Зәлия Сөмбел Гаффарованың “Яшел җиләк болыны” парчасы белән беренче дәрәҗә Дипломга лаек булып, шәһәребезгә зур җиңү яулап кайтты.
Зәлиянең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Жюри әгъзалары исә аның сөйләм культурасының тиешле дәрәҗәдә булуына: интонация, дикция, ритмик яңгыраш, тавышының эмоциональ көче, хисләр агылышы һәм сәхнәдә үз – үзен тота , зал белән аралаша белүенә югары бәя бирделәр һәм киләчәктә аңа яңа иҗат уңышлары теләделәр.
Әлеге зур бәйгедә Казан шәhәрендә, республикабызның төрле районнарында hәм чит өлкәләрдән сайлап алу турларында җиңү яулаган балалар катнашты. Өч көн буе 160 нәфис сүз остасы 300 дән артык шигырь һәм проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар.
Бәйгенең географиясе киң иде . Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Балтач (26 район) һәм чит өлкәләрдән: Пермь, Башкортстан, Оренбург, Саратов, Удмуртия (12 өлкә) сүз осталары, татар теленең бөтен матурлыгын, аһәңен тоемлап, мәртәбәле жюри әгъзаларының күңеленә җиткерергә омтылдылар.
Танылган сәнгать әһелләре: актерлар, режиссерлар, журналистлар, шагыйрьләр һәм язучылар бәйгедә катнашучыларга үз бәяләрен бирделәр. Алар арасында Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстаннын халык артискасы Мәдәният һәм сәнгать академиясе доценты Элвира Хамматова, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев (жюри рәисе), Татарстанның халык артисты диктор Инсаф Абдулла, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты шагыйрь, прозаик һәм драматург Ркаил Зәйдулла, “Сәхнә” журналы редакторы Илмир Хәбибуллин, Татарстанның атказанган артискасы Раушания Юкачевалар бар иде.
Зәлия нәфис сүз сәнгате белән 1 нче сыйныфтан ук кызыксына, “Сәләт” клубына йөри, татар телендә булган китапларны иң күп укучыда ул. Аны шәһәребездә уза торган төрле чараларга еш чакыралар. Кечкенә нәфис сүз остасы февраль аеанда “Туган телем – серле тел” республикакүләм бәйгедә беренче урынны яулаган иде. Ә бу җиңү аның өчен бигрәк тә зур бәхет. Киләчәктә дә Зәлиягә һәм аның җитәкчесе Рәсимә Нуруллинага уңышлар теләп калабыз.
К списку новостей














