Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Нижнекамский политехнический колледж имени Е.Н. Королёва"
Визитная карточка
| Адрес: | 423575, Республика Татарстан,город Нижнекамск, проспект Химиков , д.35 |
| Телефон: | +7(855)-539-20-12 |
| E-Mail: | Nizhnekamsk.Politeh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАПОУ "НПК им. Е.Н. Королёва" |
| Руководитель: | Куприянова Татьяна Адиславовна |
| У нас учатся: | 1472 студента |
| У нас учат: | 65 преподавателей |
Новости
Ямалиев Рөстәм Фәйз улы белән очрашу
Опубликовано: 03.04.2023Бүген Е.Н.Королёв исемендәге Түбән Кама политехника көллиятендә татарлар һәм төрки халыклар конгрессы президенты ,якташыбыз Ямалиев Рөстәм Фәйз улы белән очрашу булды. Ул соңгы 26 елда Мәскәү шәһәрендә яши. Балачагы, 1970-1985 нче еллар, Түбән Кама шәһәренең Химиклар урамы 36 нчы йортта уза. Ул безнең көллиятебез төзелеше вакытында әлеге бинада "сугыш" уены уйнап, һәрбер катны яулап алып, аның һәрбер почмагы белән таныша. Шулай ук Е.Н.Королёв белән шәхсән таныш була. "Нижнекамск Нефтихим" оешмасында комсомол җитәкчесе булып эшләгәндә, аның белән еш очраша торган була.
Чыгыш 5 өлештән торды. Беренче бүлектә уку йортына "Үз җиремдә үз телем" дип аталган 24 китап бүләк ителде, әлеге китап турында белешмә бирелде.
Икенче өлеш янәшәбездә яшәүче батырлар турында, Ф. Тәбиевнең Татарстан өчен куйган хезмәтләре, аның тормыш юлы турында сөйләнде. Әле 1990 елда ук Ф. Тәбиев милли конгресс оештыра, ә 1997нче елда аңа Рөстәм Фәйз улы да кушыла. Ул Ф. Тәбиевнең эшен Мәскәүдә дәвам итүчеләрнең берсе, яшьләрне үстерү эшен алга сөрүче, ярдәм кулы сузучы. Ул студентларга 36нчы мәктәптә ачылган Ф. Тәбиев музеена барырга тәкъдим итте.
Өченче өлештә Мәскәүдә яшәүче татарлар һәм Татарстан вәкилләренең иҗтимагый эшләре, Мәскәүдә яшәүче түбәнкамалылар оешмасы, "Нефтехимик" фан клубы турында, штабның эшчәнлеге турында сөйләнде; визиткалар бирелде.
Дүртенче өлештә ураза, бөек пост, хәйрия һәм рухи байлык турында сүз барды.
Бишенче өлештә шәхси үсешкә, югары максатларга ирешү юллары каралды. Ул тренинг формасында узды.
Очрашу бик кызыклы, мавыктыргыч узды. Студентлар күп мәгълүмат алдылар.
К списку новостей




