Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Нижнекамского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423570,РТ г.Нижнекамск,пр. Вахитова д.2А, ул. Спортивная 13 Б. |
| Телефон: | +7(855)-542-58-46 |
| E-Mail: | centrddkuk@internet.ru |
| Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "ЦДТ" НМР РТ |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Мадьярова Эльвира Минегасимовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 1224 ребенок |
| У нас учат: | 36 педагогов |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования "Центр детского творчества" Нижнекамского муниципального района РТ - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Выставка рисунков 01.10.2025

"Серебряный возраст": выставка детской любви и заботы! В рамках декады пожилого человека Центр детского творчества приглашает вас на выставку "Серебряный возраст"! (Адрес: Вахитова, 2а) Юные художники из объединений "Акварель", "Бумагопластика. Папье-маше" создали работы, наполненные теплом, уважением и любовью к нашим бабушкам и дедушкам. Приходите и окунитесь в мир искренних чувств и детского творчества!
Выставка работает до 10 октября. Ждем вас!
-----------------------"Көмеш яшь": балалар мәхәббәте һәм кайгыртуы күргәзмәсе! Өлкәннәр декадасы кысаларында Балалар иҗаты үзәге сезне "Көмеш яшь" күргәзмәсенә чакыра! (Адрес: Вахитов ур., 2а) "Акварель", "Кәгазь пластикасы. Папье-маше" берләшмәләреннән яшь рәссамнар әби-бабайларыбызга карата җылылык, хөрмәт һәм мәхәббәт белән сугарылган эшләрен иҗат иттеләр. Килегез һәм ихлас хисләр һәм балалар иҗаты дөньясына чумыгыз!
Күргәзмә 10 октябрьгә кадәр эшли. Сезне көтәбез!
-
"10 000 шагов к жизни" 27.09.2025

Всемирный день сердца – отличный повод задуматься о своем здоровье! Сегодня в Нижнекамске прошла акция "10 000 шагов к жизни", и мы не могли ее пропустить! Ходьба – это простой и доступный способ укрепить сердце и сосуды.
Методист ЦДТ Сорокина Елена Александровна с удовольствием поддержала эту инициативу! Перед началом акции все участники смогли пройти бесплатные медицинские обследования: измерить давление, проверить уровень кислорода в крови и пройти тест на ВИЧ. Затем была веселая разминка и энергичная прогулка вокруг парка "Семья". Финальным аккордом стало вкусное и полезное яблоко! Было весело и полезно! Заботьтесь о своем сердце!
-------------------
Бөтендөнья йөрәк көне – үз сәламәтлегең турында уйланырга бик яхшы сәбәп!Бүген Түбән Камада "Тормышка 10 000 адым" акциясе узды, һәм без аны узып китә алмадык! Йөрү – йөрәкне һәм кан тамырларын ныгытуның гади һәм һәркемгә дә мөмкин булган ысулы. Балалар иҗаты үзәге методисты Сорокина Елена Александровна бу башлангычны бик теләп хуплады! Акция башланыр алдыннан барлык катнашучылар да бушлай медицина тикшерүе узды: кан басымын үлчәде, канда кислород күләмен тикшерде һәм ВИЧка тест үтте. Аннары күңелле зарядка һәм "Гаилә" паркы тирәли йөреш булды. Соңыннан безне тәмле һәм файдалы алма белән сыйладылар!
Бүген бик күңелле дә, файдалы да булды! Йөрәгегезне саклагыз! -
День дошкольного работника 26.09.2025

В День дошкольного работника Дом народного творчества наполнился музыкой, улыбками и словами благодарности. Сегодня мы чествуем тех, кто создает волшебный мир детства, кто вкладывает душу в каждого ребенка. Вокальный коллектив «Второе дыхание» из Центра детского творчества (руководитель Чуракова Л.А.) своим выступлением подарил незабываемые эмоции всем присутствующим. Их песни стали настоящим гимном любви и признательности дошкольным работникам. Спасибо вам, дорогие воспитатели, за вашу преданность профессии! А коллективу «Второе дыхание» и Ларисе Анатольевне – за талант и вдохновение!
---------------
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар хезмәткәрләре көнендә Халык иҗаты йорты музыка, елмаюлар һәм рәхмәт сүзләре белән тулды. Бүген без балачакның тылсымлы дөньясын тудыручы, һәр балага күңелен салучы кешеләрне зурлыйбыз. Балалар иҗаты үзәгенең "Икенче сулыш" ("Второе дыхание") вокаль коллективы (җитәкчесе Чуракова Л.А.) үз чыгышы белән барлык катнашучыларга онытылмаслык хисләр бүләк итте. Аларның җырлары мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары хезмәткәрләренә мәхәббәт һәм рәхмәт гимны булды. Сезгә, кадерле тәрбиячеләр, һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен, ә "Икенче сулыш" коллективына һәм Лариса Анатольевнага – талантыгыз һәм илһамыгыз өчен зур рәхмәт! -
Поздравляем! 24.09.2025

Юные таланты ЦДТ – украшение юбилея Всемирного конгресса татар! 24 сентября Нижнекамское отделение Всемирного конгресса татар отметило 25-летний юбилей! И какое же торжество без юных дарований? Наши замечательные воспитанники Центра детского творчества вместе с педагогом Сафиуллиной Гульназ Изаиловной стали настоящим украшением праздника, который проходил в Доме дружбы народов! В национальных костюмах, с улыбками и песнями, они встречали гостей из Казани и со всего Татарстана, угощая всех традиционным татарским лакомством – чак-чаком! Их яркие и душевные выступления надолго останутся в сердцах гостей! Это будущее нашей культуры – талантливое, яркое и преданное своим традициям! Браво, юные звезды!
-----------------
Бөтендөнья татар конгрессы юбилеендә Балалар иҗаты үзәге яшь талантлары - чын бизәк! 24 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлекчәсе үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтте! Яшь талантларсыз нинди бәйрәм булсын ди?! Балалар иҗат үзәгенең күркәм тәрбияләнүчеләре педагог Сафиуллина Гөлназ Изаил кызы белән берлектә Халыклар дуслыгы йортында узган бәйрәмнең чын бизәге булдылар! Милли киемнәрдән, елмаеп, җырлар җырлап, алар Казаннан һәм бөтен Татарстаннан килгән кунакларны каршы алдылар, һәммәсенә дә татарның традицион тәм-томнарыннан - чәк-чәк тәкъдим иттеләр! Аларның якты һәм күңелгә үтеп керерлек чыгышлары кунакларның йөрәкләрендә озак сакланыр! Якты традицияләргә мәххәбәт булдыру - бу безнең мәдәниятебезнең киләчәге.
Афәрин, яшь йолдызлар! -
Праздничное мероприятие 22.09.2025

Сегодня, 22 сентября, в лицее №3 состоялась особенная встреча! Мы с огромным почтением принимали ветеранов и первопроходцев нашего любимого города. Это люди, чьим трудом и мужеством был заложен фундамент Нижнекамска, люди, которые писали историю! Воспитанники вокального ансамбля «Второе дыхание» подарили гостям трогательный концерт. Их душевные песни стали выражением нашей глубокой благодарности и уважения к старшему поколению. Спасибо вам, дорогие ветераны и первопроходцы, за ваш бесценный вклад в развитие нашего города! Ваша жизнь – пример для нас всех!
----------------------Бүген, 22 сентябрь , 3нче лицейда бик әһәмиятле очрашу узды! Без бик зур хөрмәт белән яраткан шәһәребезнең ветераннарын һәм беренче төзүчеләрен кабул иттек. Бу Түбән Каманың нигезен салган, тарихны язган кешеләр! «Икенче сулыш» вокал ансамбле тәрбияләнүчеләре кунакларга күңелгә үтеп керерлек концерт бүләк иттеләр. Аларның җырлары өлкән буынга тирән рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерү булды. Кадерле ветераннар һәм беренче төзүчеләр, шәһәребезне үстерүгә керткән бәясез өлешегез өчен рәхмәт! Сезнең тормышыгыз – барыбыз өчен дә үрнәк!
-
"Кросс Нации 2025" 20.09.2025

Кросс Нации - 2025" в Нижнекамске – это более 11 тысяч улыбок и заряженных энергией людей!
В День города нижнекамцы бежали вместе, поддерживая друг друга! И особенно приятно отметить участие педагогов дополнительного образования из Центра детского творчества : Барминой Алины Руслановны и Кашаповой Ландыш Рустамовны! Вы не только учите, но и своим примером показываете, как важен спорт! Спасибо!---------------
Түбән Камада "Милләт кроссы - 2025" – бу 11 меңнән артык елмаю һәм энергия белән тулган кешеләр!
Шәһәр көнендә түбәнкамалылар бер-берсенә ярдәм итеп бергә йөгерделәр! Һәм безнең Балалар иҗаты үзәгеннән өстәмә белем бирү педагогларының: Бармина Алина Руслановнаның һәм Кашапова Ландыш Рустамовнаның катнашуын аеруча билгеләп үтәсе килә! Сез балаларны өйрәтеп кенә калмыйсыз, ә үз үрнәгегез белән спортның никадәр мөһим икәнен күрсәтәсез! Рәхмәт! -
День города 20.09.2025

С любовью в сердце к нашему родному Нижнекамску!
В этот чудесный День города парк "Семья" превратился в настоящую сцену, наполненную музыкой, танцами и талантами! Воспитанники Центра детского творчества подарили жителям и гостям города незабываемый концерт, полный ярких красок и положительных эмоций.Каждое выступление было пронизано искренностью, энергией и любовью к искусству. Звонкие голоса юных вокалистов, грациозные движения танцоров, виртуозное исполнение музыкантов – все это создало неповторимую атмосферу праздника и гордости за наше молодое поколение.Выражаем искреннее восхищение и огромную благодарность каждому воспитаннику Центра детского творчества, кто принял участие в этом замечательном концерте! Вы – настоящие звезды, которые зажигают сердца и дарят радость окружающим! Ваше трудолюбие, талант и преданность искусству – пример для подражания! Особую благодарность выражаем нашим талантливым педагогам Центра, которые вкладывают душу в своих воспитанников, помогают им раскрыть свой творческий потенциал и дарят им возможность блистать на сцене! Сердечное спасибо: Выборновой З.З., Выборнову О.А., Выборновой Л.О., Чураковой Л.А., Каримуллиной Э.Ю., Туктаровой Р.И., Першиной А.С. за ваш профессионализм, терпение и любовь к детям! Ваша работа бесценна! Этот концерт в парке "Семья" стал ярким подтверждением того, что в Нижнекамске живут талантливые, творческие и любящие свой город люди. Спасибо всем, кто пришел поддержать наших юных артистов! Вместе мы делаем наш город лучше!-------------
Йөрәктәге мәхәббәт белән Түбән Камабызга! Бу гаҗәеп Шәһәр көнендә "Гаилә" паркы музыка, биюләр һәм талантлар белән тулы чын сәхнәгә әверелде! Балалар иҗат үзәге тәрбияләнүчеләре шәһәр халкына һәм кунакларына якты төсләргә һәм уңай хис-тойгыларга бай онытылмаслык концерт бүләк иттеләр.
Һәр чыгыш ихласлык, энергия һәм сәнгатькә мәхәббәт белән сугарылган иде. Яшь вокалчыларның яңгыравыклы тавышлары, биючеләрнең нәфис хәрәкәтләре, музыкантларның оста башкаруы – болар барысы да бәйрәмнең һәм яшь буыныбыз өчен горурлыкның кабатланмас атмосферасын тудырды. Бу искиткеч концертта катнашкан һәр Балалар үзәгендә тәрбияләнүчесенә чын күңелдән соклануыбызны һәм зур рәхмәтебезне белдерәбез! Сез – әйләнә-тирәдәгеләргә шатлык бүләк итүче чын йолдызлар! Сезнең тырышлыгыгыз, талантыгыз һәм сәнгатькә тугрылыгыгыз – үрнәк булырлык! Үзенең тәрбияләнүчеләренең иҗади потенциалын ачарга ярдәм итүче һәм аларга сәхнәдә балкырга мөмкинлек бирүче үзәкнең талантлы педагогларына аерым рәхмәт белдерәбез! Зур рәхмәт:
З.З. Выборновага
О.А.Выборновка
Л.О. Выборновага,
Л.А. Чураковага,
Э.Ю. Каримуллинага,
Р.И. Туктаровага,
А.С. Першинага
профессионализмыгыз, сабырлыгыгыз һәм балаларга булган мәхәббәтегез өчен! Сезнең эшегез бәяләп бетергесез!"Гаилә" паркындагы бу концерт Түбән Камада талантлы, иҗади һәм үз шәһәрен яратучы кешеләр яшәвенең якты раславы булды. Яшь артистларыбызны хупларга килгән һәркемгә рәхмәт! Бергәләп без шәһәребезне тагын да яхшырак итәбез!
-
Республиканский форум 18.09.2025

Хотите узнать, как создаются крутые культурные проекты? Тогда вам точно нужно следить за новостями о республиканском форуме "МКМ: Молодежь, Культура, Менеджмент 2025"! Этот форум – площадка для обмена опытом, поиска новых идей и развития культурного менеджмента в Татарстане.Мы гордимся тем, что наш педагог, Маркелова Наталия Игоревна, приняла участие в этом важном событии! Наталия Игоревна – не просто педагог, а серебряный волонтёр с огромным опытом. Плодотворные и интересные дни на форуме обязательно принесут плоды в наших будущих проектах!
-------------
Әгәр дә сез шәп мәдәни проектлар ничек барлыкка килүен белергә теләсәгез, "ЯММ: Яшьләр, Мәдәният, Менеджмент 2025" республика форумы турындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз! Бу форум - тәҗрибә уртаклашу, яңа идеяләр эзләү һәм Татарстанда мәдәни менеджментны үстерү мәйданчыгы. Безнең педагог, Маркелова Наталия Игоревнаның әлеге мөһим вакыйгага катнашуы белән горурланабыз! Наталия Игоревна - гади бер педагог кына түгел, ә зур тәҗрибәгә ия көмеш волонтер. Форумдагы нәтиҗәле һәм кызыклы көннәр киләчәктәге проектларыбызга уңай йогынты ясар! -
Мастер-класс 16.09.2025

"Осенняя сказка" ожила в ЦДТ!
В объединении "Изготовление игрушки" прошел замечательный мастер-класс "Осенняя поделка". Под руководством педагога Наталии Игоревны Маркеловой ребята отправились в увлекательное путешествие в мир осени.
В ходе беседы дети узнали:
• Об осенних изменениях в жизни природы.
• О том, как готовятся животные к зиме.А затем каждый создал свою неповторимую игрушку на тему "Кто чем питается зимой?".
Мастер-класс получился очень душевным, интересным и познавательным! Спасибо Наталии Игоревне и всем участникам за чудесную атмосферу творчества!
------------
Балалар иҗаты үзәгендә "Көз әкияте"!
"Уенчыклар ясау" берләшмәсендә "Көз бәйрәме" дигән искиткеч осталык дәресе узды.
Педагог Наталия Игоревна Маркелова җитәкчелегендә балалар көз дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.Әңгәмә барышында балалар :
• Көзен табигатьтәге үзгәрешләр турында.
• Җәнлекләрнең кышка әзерләнүләре турында белделәрҺәм аннары һәркем "Кышын кем нәрсә белән туклана?" темасына үзенең кабатланмас уенчыгын ясады.
Осталык дәресе бик җылы, кызыклы һәм файдалы булды! Наталия Игоревнага һәм дәреснең искиткеч атмосферасы өчен барлык катнашучыларга рәхмәт!
-
Праздничный концерт 14.09.2025

14 сентября школа №16 наполнилась радостью и талантом! Здесь состоялся душевный концерт воспитанников ЦДТ "Счастье тебе, родная земля!", приуроченный ко Дню выбора Раиса Республики Татарстан.
Танцы и песни, исполненные юными артистами, тронули сердца зрителей. Этот день запомнится всем гостям своим теплом, искренностью и, конечно же, невероятным творчеством наших детей!
Хочется сказать слова благодарности всем, кто подарил нам этот праздник:
• Нашим талантливым воспитанникам: Вы – наше вдохновение! Ваша преданность искусству и любовь к сцене – это пример для всех!
• Нашим мудрым педагогам: Спасибо за ваш труд, терпение, за то, что вы открываете таланты и дарите детям крылья!
• Всем зрителям: За вашу поддержку, тёплые улыбки и аплодисменты!Этот день показал, как важно объединяться, дарить друг другу радость и верить в лучшее! Пусть "Счастье тебе, родная земля!" будет всегда с нами!
-----------------
Сайлау көнендә күңел бәйрәме! "Бәхет сиңа, туган җирем!" концерты
14 сентябрьдә 16 нчы мәктәп шатлык белән тулды! Монда Татарстан Рәисе сайлау көненә багышланган "Бәхет сиңа туган җирем!" дигән Балалар иҗат үзәге укучыларының күңел концерты узды!
Яшь артистлар башкаруында биюләр һәм җырлар тамашачыларның йөрәкләренә үтеп керде. Бу көн барлык кунакларга җылылыгы, ихласлыгы һәм, әлбәттә, балаларыбызның искиткеч иҗаты белән истә калачак!
Без бу бәйрәмне бүләк иткән барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә:
• Безнең талантлы укучыларыбызга: Сез – безнең илһамыбыз!Сезнең сәнгатькә тугрылыгыгыз һәм сәхнәгә мәхәббәтегез – барыбызга үрнәк!
• Безнең акыллы остазларыбызгаСезнең хезмәтегез, түземлегегез, һәм балаларга канатлар биргәнегез өчен зур рәхмәт!
• Барлык тамашачыларга: Сезнең ярдәмегез, җылы елмаюларыгыз һәм алкышларыгыз өчен!Бу көн берләшүнең, бер-береңә шатлык бүләк итүнең һәм яхшыга ышануның никадәр мөһим булуын күрсәтте! Бәхет сиңа, туган җирем











