Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Лицей №14" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районның “14нче лицей” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, г. Нижнекамск, ул. Юности, д. 34 |
| Телефон: | +7(855)-530-55-87 |
| E-Mail: | licey14.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Лицей №14» НМР РТ |
| Руководитель: | Пустоплеснова Ольга Олеговна |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 1061 обучающихся из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 58 педагогов Язык обучения русский |
Новости МБОУ "Лицей №14"
Шигырь сөйләүчеләр конкурсы
Опубликовано: 27.04.2011Г. Тукайның тууына 125 ел, шәһәребезнең 45 еллыгына багышлап “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең” исеме астында шәһәркүләм шигырь сөйләүчеләр конкурсы үткәрелде. Конкурста 14 нче лицей укучылары бик актив катнашты: 5 – 8 яшьлекләр арасыннан 3 нче сыйныф укучысы Абросимова Ксения, 9 – 13 яшьлекләр арасыннан Набиуллина Камилла, 14 – 19 яшьлекләр арасыннан Чагина Алла 3 нче турга үттеләр. Чагина Аллага актив катнашканы өчен Диплом тапшырылса, Абросимова Ксения 2 нче урынны яулады һәм аңа да Диплом, 500 сум күләмендәге Сертификат тапшырылды. Алга таба да уңышлар телибез сезгә, кызлар! Шуны да искәртеп үтәсе килә: бу кызларның икесе дә рус милләтеннән, афәрин, кызлар! Укытучылары Биктаһирова М. И ., Мардамшина Л. И., сыйныф җитәкчеләре Антипова О. А., Чагина С. В. га да зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да сезгә уңышлар телибез!
К списку новостей













