Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1368 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
"Огни Востока" 18.12.2021

Бу ялларда, 4 В сыйныф укучысы Валиева Наргизә (җитәкчесе Мухаметьянова Ч. М.) Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән "Огни Востока" бию фестивалендә катнашып, 2 нче урынга ия булды. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Татар Дәүләт Драма театрында 17.12.2021

8 б сыйныф укучылары (җитәкчесе Калимуллина М. Х.) Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар Дәүләт Драма театрында Достоевский әсәре буенча куелган "Сакаллы сабый" премьерасында булдылар.
-
“Түбән Кама гүзәле һәм Батыры” 16.12.2021

Бүген шәһәребездә “Түбән Кама гүзәле һәм Батыры” конкурсының финалы узды. Бу конкурста безнең гимназия укучылары Әшрапов Таһир һәм Миннегалиева Гөлгенә катнаштылар һәм лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.Таһир гран-прига ия булды, Гөлгенә 2 нче урын яулады. Котлыйбыз, без сезнең белән горурланабыз.
-
"Әкият" курчак театрында 13.12.2021

9в (җитәкчесе Сабирова Л. А.), 10а (җитәкчесе Ситдикова А. Ф.), 11а (җитәкчесе Хафизова Г. Р.) сыйныф укучылары башкалабыз Казанга бардылар.Алар бергә-бергә тарихи урыннарны карадылар һәм "Әкият" курчак театрында Н. В. Гогольның "Ночь перед Рождеством"әсәре буенча музыкаль фантазия карап кайттылар. Балаларга бик ошады.
-
"Стань Дедом Морозом" 11.12.2021

10 нчы декабрь көнне, 4 нче д сыйныф укучылары (җитәкчесе Мухамедшина Р. И.) НТР24 медиахолдингы оештырган "Стань Дедом Морозом" акциясена кушылдылар.Балаларның бу акцияда инде беренче ел гына катнашулары түгел.
-
"Дәһшәтле еллар кайтавазы" 09.12.2021

9 декабрь көнне беренче мәктәптә Россия герое Т.С.Грудновның якты истәлегенә багышланган мермориаль такта ачу тантанасы булды. Әлеге шәһәркүләм чарада гимназиянең музей җитәкчеләре Шаймухаметова Ф.М. һәм Муратова Л.М. катнашты. Алар 19 мәктәп һәм СДЮТиЭ белән берлектә "Дәһшәтле еллар кайтавазы" дигән күчмә кургәзмә оештырдылар. Кургәзмәгә Новгород өлкәсе Үлем үзәнлегеннән алып кайтылган экспонатлар куелды.
-
"Надежда" төрнәкләндерү үзәгендә 08.12.2021

10 Б сыйныф укучылары "Надежда" төрнәкләндерү үзәгендә булдылар. Укучылар алдан ук балаларның күңелләрен күрү, кәефләрен күтәрү өчен костюмнар, мастер-класска шаблоннар әзерләделәр. Балалар, тәрбиячеләр һәм үзәк администрациясе укучыларны бик җылы кабул иттеләр. Бергәләп кар бабай ясадылар һәм чыршыны бизәделәр. Очрашу азагында балалар үзләренең бүләкләрен - өстәл уеннарын бүләк иттеләр. Хәзер үзәктә тәрбияләнүчеләр 2 нче гимназиядә дуслары барлыгын беләләр, э алар киләсе очрашуга әзерләнә.
-
Батареяларны чүп-чарга чыгарып атуыбыз дөрес эшлибезме? 06.12.2021

Үзебез дә сизмәстән, без көн саен батареялардагы приборлардан файдаланабыз. Батарейкалар безгә берничә көннән бер елга кадәр хезмәт итә ала, ә хезмәт вакыты тәмамлангач, без аларны яңарына алыштырабыз. Ә без батареяларны чүп-чарга чыгарып атуыбыз дөрес эшлибезме? Батареяларның эйләнә-тирә мохит өчен зарарлы булуы турында һәркем ишетеп торды.
Безнең гимназия базасында файдаланылган батареяларны җыю буенча республика акциясе оештырылды. Беренче этапта 2 тоннага якын кулланылган батареяләр җыелды. -
"Игелек" волонтерлар 05.12.2021

Волонтер көнен бәйрәм итү уңаеннан "Ковер" яшьләр үзәгендә шәһәрнең иң актив волонтерларын бүләкләү тантанасы узды. Түбән Кама муниципаль районының яшьләр эшләре идарәсе исеменнән педагог Шафикова Гөлүзә Шарифьян кызына һәм "Игелек" волонтерлар командасы лидеры Закиров Инсафка рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Безнең сәламәт планета" 03.12.2021

3 нче декабрь көнне 2 нче гимназия укучылары төбәкара "Безнең сәламәт планета" конкурсында актив катнаштылар. Конкурс "Сәламәт ЭТНОSTYLE" социаль проекты кысаларында узды. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, кубоклар һәм призлар белән бүләкләнделәр.Молодцы. Котлыйбыз.











