• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №76" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423357, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче 26
Телефон: +7(855)-530-68-49
E-Mail: Dou76.Nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №76" НМР РТ
Руководитель: Гиндуллина Гульнара Хайрулловна
Год основания учреждения: 1989
У нас учатся: 158
У нас учат: 19

Новости детского сада № 76

Акыллы уеннар

Опубликовано: 17.02.2026

2023 нче елда «Акыллы уеннар» проекты Татарстан Республикасы Рәисе һәм Рәис каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә балалар бакчасында гамәлгә ашырыла башлады. «Акыллы уеннар» - ул «Бала-Сити» балалар бакчасы тарафыннан әзерләнгән автор программасы. Проект 10 уеннан тора: «Кара-Кара», «Бу нәрсә?», «Түбәтәй», «Мин төзүче», «Мин булдырам» һ.б..
«Акыллы уеннар» балаларга татар телен үзләштерү сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә, үзләренең фикерләү, командада эшләү сәләтен үстерә, ә иң мөһиме – уеннар барысы татар телендә алып барыла. Бу чемпионатта моңа аеруча игътибар бирелде, җаваплар фәкать татар телендә генә кабул ителә.
Республика чемпионаты ел да Казан шәһәрендә үтә. Ә 2026 нчы елның февралендә чемпионатның муниципаль этабы беренче тапкыр 76 нчы балалар бакчасында узды. Бу чемпионатта шәһәребезнең 12 балалар бакчасыннан (1, 7, 8, 15, 25, 27, 64, 74, 76, 78, 83, 86) 24 бала катнашты. Балалар уен барышында үзләрен җитез, дус, тату булуларын күрсәттеләр, тырышып уйнадылар. Барлык балалар да медаль һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Ә биремне тизрәк һәм төгәлрәк эшләүчеләр 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәле дипломга лаек булдылар. Бәйрәмебез кунаклары Түбән Кама районы башкарма комитеты “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе җитәкче урынбасары Вазиева Гөлнара Фарил кызы, 83 нче балалар бакчасы мөдире Гимранова Лилия Шәрипҗан кызы балаларны котлап, унышлар теләделәр һәм җиңүчеләргә республика чемпионатында шәһәребезнең данын якларга тәкъдим иттеләр.



К списку новостей