муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида № 49" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы "49-нчы санлы гомуми үстерелешле балалар бакчасы" муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423584, Республика Татарстан, город Нижнекамск, проспект Шинников, 75А |
| Телефон: | 8(8555)39-14-52 |
| E-Mail: | Dou49.Nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №49" НМР РТ |
| Руководитель: | Хайдарова Радина Гусмановна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 105 |
| У нас учат: | 12 |
Новости детского сада №49
Тыл ветераны-Зәйнәп әбине котлау
Опубликовано: 23.04.2015Без бүген тыл ветераны- Зәйнәп әбине Җиңү бәйрәме күчтәнәчләр алып котларга бардык. Лифттан чыкканда, Зәйнәп әби ишекне ачып куйган иде инде. (домофонга алдан шалтыраткан идек). Ул безне ачык караш, мөләем йөз белән каршы алды. Гараева Зәйнәпбикә Гариповна Мамадыш районының Түбән Сөн авылында 1931 нче елның 29 нчы декабрендә туа. Сөйләшә торгач, без якташлар булып чыгуыбызны аңладык, тагын бер кат елмаешып, сөенешеп куйдык. Сугыш башланганда ул әле 10 яшьлек кыз бала булган. Аның әтисен 1941 елда сугышка алалар, ул сугыш кырында ятып кала. Алар ачлы-туклы яшиләр. Зәйнәп әбигә бүгенге көндә 83 яшь. Ул Түбән Кама шәһәрендә Шинниклар урымының 61 нче йортында, 302 нче квартирда яши. Аның ире дә тыл ветераны, ләкин ул бүгенге көндә юк, вафат булган. Бердәнбер баласы да, бүгенге көндә дөньяда юк инде. Зәйнәп әби сөйләвенчә: аның күршеләре бик яхшы кешеләр, һәрвакыт ярдәм итеп, кибеттән кирәкле ризыкларны, йорт кирәк-яракларын алып кайтып торалар. Түбән Кама шәһәрендә иренең сеңлесе кияве белән шулай ук ярдәм итәләр, аларны мактап телгә алды. Медальләрен күрсәтте безгә, кызганычка каршы медальләре аз, иренең кайсыдыр туганнары урлар алып киткәннәр. Әбинең медальләрен кигертеп, георгиев тасмасын элщктереп куйдык. Әби сезгә ярдәм кирәк булса, без кергәләп ярдәм итик дигәч: “Кызым, керегез, керегез, чәйләр эчертеп, ашатып чыгарырмын”,-дип җавап бирде. Зәйнәп әби бик мөлаем, сөйкемле, татар әбие. Без музыка белгече Арескина Айгөл Рифкат кызы белән бик күп яхшы хисләр, кичерешләр белән, әбигә рәхмәтләр әйтеп, тагын бер кат Бөек Җиңүнең - 70 еллыгы белән котлап, алга таба да очрашулар насыйп булсын дип, чыгып киттек.
Өлкән тәрбияче: Гиндуллина Гөлнара Хәйрулла кызы.
К списку новостей







