• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Детский сад комбинированного вида №29" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423582, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр.Химиков,94А
Телефон: +7(855)-541-23-72
E-Mail: Dou29.Nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад комбинированного вида №29" НМР РТ
Руководитель: Коротаева Ольга Николаевна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 125 детей
У нас учат: 16 педагогов

Новостной блок Д/с №29

Габдулла Тукай безнең күңелләрдә.

Опубликовано: 24.04.2015

 

Тукай безнең күңелләрдә.

Яз, апрель – һәммәбез күңелендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ае буларак кереп калган. Тукай шигырьләрен, әкиятләрен кече яшьтән безгә әниләребез, әбиләребез укыган.

24 апрельдә Габдулла Тукай туган көненә багышлап кичә үткәрелде. Аны татар теле тәрбиячесе Залялова Эльвира Рөстәм кызы белән 3нче татар төркем тәрбиячесе Фаттахова Зөләйха Нәҗип кызы  матур итеп саф татар телендә алып бардылар. Балалар матур итеп  бөек шагыйребезнең шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр.
Тукай сабыйларда игелек, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек тәрбияләүче шигырьләрен мирас итеп калдырган. Аның “Безнең гаилә”, “Гали белән Кәҗә”, “Карлыгач”  һәм башка күпсанлы шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр. Алар шулкадәр гади, аңлаешлы һәм сөйләм теленә якын итеп язылган, бер укыгач, башка онытырлык булмыйлар.

Балалар бакчасында балалар Габдулла Тукай  иҗатын белеп үсәләр. Тукай атналыклары, кичәләре, бәйрәмнәре оештырыла, һәрбер яшь төркемендә аңа багышланган стендлар ясала. Бу кичәдә  дә балаларга  заманча аудио-видео чаралары ярдәмендә милләтебез горурлыгы булган шагыйребез турында күп мәгълүмат бирелде. Алар татар телендә әдипнең “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк” шигырьләрен сәхнәләштерделәр. Габдулла Тукай 129 еллыгына багышланган күргәзмә дә оештырылган иде. Кичә халкыбыз гимнына әйләнеп киткән “И туган тел” җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.

Кичәгә чакырылган Аксакаллар шурасыннан килгән кунаклар да, балалар белән эшчәнлеккә югары бәя бирделәр.



К списку новостей