Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №58»
Визитная карточка
| Адрес: | 1 здание-423814, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Кол Гали, дом 22; 2 здание-423814, Республика Татарстан, Набережные Челны, Новый Город м-н, Центральный район, проспект Дружбы Народов, 9А. |
| Телефон: | +7(855)-234-04-32 |
| E-Mail: | S58.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Средняя школа №58" |
| Руководитель: | Сепаева Гульнара Минзагитовна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 1936 |
| У нас учат: | 102 |
Новости
Встреча с писателями - язучылар белән очрашу
Опубликовано: 06.12.2015
2015 ел Рәсәйдә Әдәбият елы дип игълан ителде. Кешене әхлакый яктан тәрбияләүдә әдәбият чын мәгънәсендә остаз. Әдәби әсәрләр кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә.
Шәһәребездә 1980 елда оешкан Чаллы Язучылар әдәби берләшмәсе быел үзенең 35 еллыгын бәйрәм итә. Мәктәпнең кичәләр залында оештырылган безнең бүгенге очрашу кичәбез дә шушы тантаналы вакыйгага багышланды. Очрашуга халкыбызның мәртәбәле шәхесләре килде. Башкалабыз Казаннан Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире -Илфак Ибраһимов , Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Г.Державин премиясе лауреаты, Милли китапханәнең өлкән фәнни хезмәткәре, Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге җитәкчесе - Әхәт Мушинский, шәhаребездән Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Эдуард Касыймов, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе - Рәшит Бәшәр,Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, прозаик, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «КАМАЗ» төзелеше ударнигы,“Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире - Рахман Шәфигуллин. Очрашу бик җылы үтте, шигырьләр укылды, кунакларга бүләк җырлар җырланды, мәртәбәле кунакларыбыз укучыларга ихлас теләкләрен җиткерделәр. Казан кунаклары китапханәгә иҗат җимешләрен бүләк иттеләр.
Без дә үз чиратыбызда иҗатлары чәчәк атсын, китап сөючеләрне яңа әсәрләр белән сөендерсеннәр дигән изге теләкләр белән ихлас күңелдән бүләкләр тапшырдык.
К списку новостей








